ХӘБӘРЛӘР
Педагогларның олы киңәшмәсе быел да елдагыча мәктәп ярминкәсеннән башланды
Ярминкә белән танышкан район башлыгы Равил Кузюров та биредәге муллыкны билгеләп үтте.
Шәһәрнең үзәк мәйданында бу көнне районның барлык мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре корган 70ләп сәүдә ноктасында үз бакчаларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатма, тозланмалар белән беррәттән кул эшләрен дә сатып алырга мөмкин иде.
Шунда ук мәктәпләр робототехника, автомоделеривание, легоконструирование өлкәсендәге уңышларын да тәкъдир иттеләр.
- Илдә иктисадый тотрыксызлык дисәләр дә, мондагы нигъмәтне күреп шөкеранә итәргә кирәк, - ди нурлатлы Илсөя Гарифуллина. - Ассортимент искиткеч мул. Бәяләр дә чамалы. Мин бүген суган, помидор-кыярны арзан бәядән сатып алдым. Кыярның килосы нибары 10 сум гына.
- Традицион мәктәп ярминкәсе - ул укучыларның һәм педагогларның уртак хезмәте нәтиҗәсе, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльмира Шагаева. - Һәр белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждение зур ассортимент һәм кулай бәяләр белән чыктылар. Аграр техникум исә берочтан эшче һөнәрләрне популярлаштыру эшен дә алып барды. Ярминкәдә алар мастер-класслар, күргәзмәләр тәкъдим иттеләр. Мондый ярминкәләр халык өчен дә, мәктәпләр өчен дә бик файдалы. Халык арзан бәядән кирәкле товарын сатып алса, мәгариф учреждениеләренең беркадәр акча эшләп алу мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев