Подвалда ут чыккан
4 июньдә Шашин урамындагы 27нче йортның подвалында ут чыга. 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин әйтүенчә, монда кеше факторы гаепле икән.
- Йортта яшәүчеләрнең уяулыгы аркасында ялкын вакытында сүндерелде, - ди Илһам Исламович. - Әлеге йортның беренче катында яшәүчеләр төтен исе сизүгә безнең частька хәбәр бирделәр.
125нче янгын часте коткаручылары тиз арада вакыйга урынына чыга. Ут белән көрәшкә 73нче янгын часте да җәлеп ителә: төтен чамадан тыш күп чыкканлыктан, утны махсус киемнәр һәм чаралар ярдәмендә ликвидациялиләр. Йортта яшәүчеләрне оператив рәвештә эвакуациялиләр. Ашыгыч ярдәм, электр, газ службалары, участок уполномоченные да вакыйга урынына тиз арада килеп җитәләр. "Подвал үзе бикле булган, әмма кемнәрдер аны ватып эчкә үткәннәр, тәмәке тартудан яисә ут белән башкача саксыз эш итүдән андагы төзелеш калдыкларына ут капкан. Шөкер, халыкның уяулыгы, янгын сүндерүчеләрең оперативлыгы, башка службаларның көйле эшләве нәтиҗәсендә ялкынга артык үрләргә юл куелмады. Янгынның мәйданы 1 квадрат метрдан артмады", - диде Илһам Курамшин. Шунда ук торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләренең дә, халыкның да йортлардагы подвалларның, ярдәмче корылмаларының һәрчак бик астында булуын күз угыннан ычкындырмаска киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев