Район башлыгы Нурлат районы хатын-кызларын 8 Март белән котлады
Бәйрәм уңаеннан ул иң җылы теләкләрен җиткерде.
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән язның гүзәл бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Бу көн җылылык, яктылык һәм сезгә адресланган иң ихлас рәхмәт сүзләре белән тулы. Сез дөньяга тормыш бүләк итәсез, гаиләләрдә уңайлылык һәм гармония тудырасыз, игелекле эшләргә һәм зур казанышларга илһам бирәсез. Сезнең зирәклегегез, сабырлыгыгыз, кайгыртучанлыгыгыз һәм рухи көчегез һәрвакыт авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызның әниләренә һәм тормыш иптәшләренә, шулай ук мәгариф һәм сәламәтлек саклау системасында, авыл хуҗалыгында һәм район предприятиеләрендә хезмәт куючы һәм шул ук вакытта тылда җиңүне якынайтучы, волонтерлык эшчәнлеге алып баручы хатын-кызларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сезнең һөнәрмәнлегегез, җаваплылыгыгыз һәм битараф булмавыгыз нәтиҗәсендә районыбыз үсә һәм киләчәккә ышаныч белән карый.
Кадерле әниләр, әбиләр, хәләл җефетләре, апа-сеңелләр! Сезнең тормышыгызда шатлыклы вакыйгалар, ихлас елмаюлар һәм бәхетле мизгелләр күбрәк булсын. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт һәм язгы кәеф телим!
Дамир Ишкинеев, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев