Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы Равил Кузюров хуҗалыкларның кышлату чорына әзерлеге белән танышты

Бүген, 22 сентябрьдә, район башлыгы Равил Кузюровның эш көне иртән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин озатуында, "ИРС" һәм "Нурлат сөте" хуҗалыкларының кышлату чорына күчүе барышы белән танышудан башланды.

Вакыт иртәнге 5 тулмаган әле. Ә "ИРС" хуҗалыгының Урта Камышлы бүлекчәсендәге терлекчелек фермаларында инде эш кайный. Бүлекчәдә терлекләрнең бер өлешен әле шул көннәрдә генә җәйләүдән фермаларга кайтарганнар. Әлбәттә, иң беренче итеп савым сыерлар күченгән. Хуҗалыкта бу җәйдә терлекчелек биналарында зур ремонт үткәрмәсәләр дә, агымдагы эшләр башкарылган: фермалар агартылган, дезинфекцияләнгән, кирәк урыннарда вак төзекләндерү эшләре үткәрелгән.
- Хуҗалыкта 890 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 312се - савым сыер, - дип терлекчелекнең торышы белән таныштыра баш зоотехник Андрей Яллин. - Урта Камышлыда 170 сыер, калганнары Чияле Аландагы бүлекчәдә. Кышлатуга бер борчусыз керәбез. Бүгенге көндә бер терлек башына 20,3 азык берәмлеге исәбеннән запас әзерләнде. Хәзер силос салу бара.
Хуҗалыкның Урта Камышлы бүлекчәсендә терлекләрне 14 кешелек коллектив карый. Сыерларны саву исә Ирина Михеева, Алена Васильева һәм Полина Семенова өстендә. Сыер савучылар җәйләү чорын ярата төшсәләр дә, кышлатуга да җитди һәм көр кәеф белән керүләрен әйтәләр. Равил Кузюров исә сыер савучыларның эш шартлары һәм хезмәт хакы белән дә кызыксынды.
- Хезмәт хакын вакытында алабыз. Сөт яхшы булганда, 15әр мең дә булган чаклары бар, - диләр сыер савучылар.
Биредә үк терлек караучылар Максим Семкин белән Валерий Ермолаев малларга азык тарату белән мәшгуль. Үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп эшләүләре күренеп тора. Ә кышлатуның нигезендә күп нәрсә терлекчеләр һәм сыер савучыларның ничек эшләвеннән, белгечләрнең продуктлылыкны арттыру, көтүне саклау һәм яңарту буенча эшләрне вакытында һәм төгәл башкаруыннан тора. Район башлыгы да хуҗалык җитәкчелеге һәм хезмәтчәннәре алдына кышлату чорына оешкан төстә күчәргә, аны уңышлы үткәрергә һәм күчеш чорында терлекләрне ашату һәм карауга аеруча җитди игътибар бирергә дигән таләп куйды да.
Соңрак район башлыгы "Нурлат сөте"нең Югары Нурлат һәм Якты Күл бүлекчәләрендә булып, эшләрнең барышы белән танышты һәм якын араларда район хуҗалыкларында башка терлекләрне дә җәйләүләрдән күчереп бетерергә һәм кышкы чорда терлекчелек продукциясе алуны киметмәүнең барлык чараларын күрергә, дигән бурыч куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат