Район башлыгы Равил Кузюров район эшмәкәрләре янында булды
Кичә район башлыгы Равил Кузюров районда 5 елдан артыграк эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Блиновлар һәм Петровларның эше белән урынга чыгып танышты.
Наталья һәм Николай Блиновлар районда чәчәк үсентеләре үстерү буенча танылган эшмәкәрләр. Кайчандыр эшне бер теплицадан башлаган эшмәкәрләр быел җитештерү күләмен тагы да арттырганнар - төрле төрдәге 150000нән артыграк чәчәк, помидор, кыяр, карбыз үсентеләре бар биредә. Быел бишенче теплицаларын төзеп эшкә керткәннәр. Үзләре әйтүенчә, халык арасында петунияләргә сорау зур, бархатцы, сальвияләр һәм башка чәчәкләрне дә яратып алалар. Шәһәр урамнарын бизәүдә дә нигездә Блиновлар үстергән чәчәк үсентеләрен кулланалар. Район башлыгы быел шәһәрне бизәүгә чәчәк үсентеләрен бары тик алардан гына алырга кушты. Һәм алга таба эшмәкәрләргә киңәю юлларын карарга кушты, моның өчен һәрьяклы ярдәм күрсәтергә ышандырды. Асылда ул аларга сәнәгый масштабларда җир җиләге үстерү юлларын карарга тәкъдим итте.
Урта Камышлы авылында яшәүче Румия һәм Игорь Петровлар инкубаторда чебиләр чыгарып сату белән шөгыльләнәләр. Эшмәкәрләрнең зур йортлары подвалында 4 инкубатор урнашкан, аларның һәркайсына 4000әр йомырка чыгаруга куелган. Үзләре әйтүенчә, быел 4әр меңнән 11 партия бройлер чебиләре чыгарырга өлгергәннәр инде. Сезон азагына кадәр тагы 6 партия чыгарга тиеш. Моннан тыш, эшмәкәрләр үрдәк, каз бәбкәләре чыгару белән дә шөгыльләнә. Район башлыгы Петровларның проблемалары белән дә кызыксынды. Эшмәкәрләрне нигездә юлның начар булуы борчый. Алга таба киңәергә дә теләкләре юк түгел - участокларында чебиләрне үстерү өчен 50х10лы бина төзү белән шөгыльләнәләр, инкубаторий төзү турында хыялланалар. Район башлыгы Петровларга да ярдәм юлларын карарга һәм киңәю өчен ташламалы кредит алуда ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.
Шул ук авылда помидор һәм кыяр үстерү белән шөгыльләнүче Емелькиннар гаиләсенең теплицасы да район башлыгында зур кызыксыну уятты. Гаилә башлыгы Василий Емелькин 83 яшендә булуына карамастан, теплица белән рәхәтләнеп шөгыльләнә әле. Бүгенге көндә биредә кыярлар өлгерә, помидорлар пешеп утыра. Балалары, оныклары ярдәмендә быел теплицаны тагы да киңәйткәннәр. Равил Әфраимович Емелькиннарга уңышлар теләде.
Район башлыгы бүген ТР Федераль казначылыгы идарәсенең Нурлат бүлегендә дә булып, коллектив һәм эшчәнлеге белән танышты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев