Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Район хуҗалыкларында язгы чәчү алдыннан техника паркын яңартуга зур игътибар бирелә

​​​​​​​“Нурлат сөте” хуҗалыгында да бу көннәрдә өр-яңа “Томь” чәчү комплексын җыю һәм көйләү белән мәшгуль булдылар. Моннан бер айлап элек кайтарганнар аны хуҗалыкка. Территориягә кергән бер кеше исә аңа игътибар бирми калмый: үзенең зурлыгы белән ерактан ук үзенә җәлеп итә.

 – Районда мондый чәчү комплексы бездә генә әле, – ди хуҗалыкның баш агрономы Хәниф Җамалов. – Моңа кадәр күрше Самара өлкәсе кырларында эшләгәнен күргәнебез бар иде. Алар бик мактагач, без дә киңәш-табыш итеп, мөмкинлекләрен яхшылап өйрәндек һәм үзебезгә дә шундыйны сатып алырга булдык.

 Әйтүләренчә, яңа чәчү комплексы үзенең энергия куәтлелеге белән аерылып тора. Мәсәлән, ул 10,5 метр киңлегендәге араны колачлый, сәгатенә 10 гектардан артыграк мәйданда чәчү эшләре үткәрергә мөмкинлек бирә. Әлбәттә инде, барлык заманча чәчү комплекслары сыман ук орлык һәм ашламаны тигез итеп рәтләргә салып бара, куллануда гади, бер үк вакытта катоклау эшен дә үзе башкара. Боларына хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторы Рафаэль Әюпов аеруча шат, чөнки чәчү комплексын хуҗалык җитәкчелеге нәкъ менә аңа ышанып тапшырган бит. Заманча техниканы үзенең “Нью-Холланд” тракторына тагып кырга беренчеләрдән булып чыгачак ул. Әлегә исә сервис компаниясе белгечләре белән берлектә яңа техниканың серләрен яхшылап өйрәнгән – кырга чыккач аптырап торырга булмасын.

– Әлеге комплекс белән бер сменада 100 гектардан артыграк чәчү эшләре үткәрә алачакбыз. Яхшы бит. Моңа кадәр мин эшли торган чәчү комплексында җитештерүчәнлек бермә-бер азрак иде, – ди механизатор.

Чәчү комплексы исә хуҗалык җитәкчелеген икътисадый яктан нәтиҗәлелеге белән дә җәлеп иткән. Энергия куәтле техника бер яктан ягулык-майлау материалларын экономияләргә мөмкинлек бирсә, икенче яктан эшче кулларга ихтыяҗны киметә. Һәм әлбәттә, чәчү эшләрен дә тиз арада башкарып чыгарга мөмкин булачак.

Яңа техника Югары Нурлат бүлекчәсе басуларында эшләтеләчәк. Бүлекчәнең идарәчесе Рәшит Кәлимуллин әйтүенчә, аларда чәчүлек мәйданнары 2500 гектардан артыграк. Тулаем хуҗалык буенча исә язгы чәчү 10500дән артыграк гектар мәйданны колачлаячак, шуларның 4000 гектарга якыны бөртекле сабан культуралары булачак. Димәк, техниканың ниндиенә дә эш җитәчәк әле. Моны күздә тотып хуҗалыкның һәр өч бүлекчәсендә дә язгы чәчүгә ныклы әзерлек алып баралар, кырларга 5 куәтле комплекс белән бергә 50дән артыграк техника чыгачак.

Тулаем, район буенча да чәчүгә әзерлек финиш сызыгында, инде киләсе атнадан республика буенча тикшерүләр башланып китәчәк. Чәчүгә – яңа техника белән Район хуҗалыкларында язгы чәчү алдыннан техника паркын яңартуга да зур игътибар бирелә. e Баш агроном Хәниф Җамалов белән механизатор Рафаэль Әюпов яңа чәчү комплексын эшкә әзерли.

Узган елда район буенча техника паркы 181 миллион сумнан артыклык суммага яңартылган. Язгы чәчү алдыннан хуҗалыкларның техника паркы 4 куәтле чәчү комплексы белән тулыланган. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән әйтүләренчә, бу эш ел буена дәвам иттереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев