Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

РЕМОНТНЫ ТИЗЛӘТЕРГӘ

Урып - җыюга һәм көзге чәчүгә техниканы әзерләү, комбайннарны кадрлар белән комплектлау, уҗым чәчү өчен сыйфатлы орлыклар булдыру, кыр эшчәннәренә хезмәт хакы түләү -әлеге һәм авыл хуҗалыгы тармагында көн үзәгендә торган башка темалар сишәмбе көнне "Техсервис" ОООсы базасында хуҗалык инженерлары, икътисадчылары һәм агрономнары катнашында узган киңәшмәдә төп темалар иде.

Район башлыгы Наил Шарапов сүзен быелгы урып - җыюның киеренке булачагын искәртүдән башлады. Райондагы 115 бөртек җыю комбайны исән - сау эшләп торганда да, һәр техникага 500 гектардан артык мәйдан туры киләчәк.Шуңа алдан ук техниканы сыйфатлы әзерләү бик мөһим, чөнки уракка июль урталарыннан ук керешергә туры килмәгәе. Дөрес, ремонт эшләре "АгроРазвитие", "Техсервис" ОООларында, "Сөләйманов" КФХсында һәм "Южная" ОООсында төгәлләнеп килә. Ә менә "ИРС"та комбайнчылар туплау белән проблема бар әле. 8-10 июльдә районда урак техникасының әзерлеген тикшерү буенча комбайннар парады үткәрү күздә тотыла, киңәшмәдә аңа кадәр барлык проблемаларны хәл итү бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Техсервис" ОООсы Авыл хуќалыгы џђм азыктљлек идарђсе АгроРазвитие