Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Сәләнгеш авылыннан Михаил Чалов тимердән төрле эшләнмәләр ясый

Михаил Геннадьевичның кул эшләренә хирыслыгы бала чагыннан ук килә.

Балта остасы булган әтисе кул астында күп нәрсәгә өйрәнеп үсә ул, әмма, аңардан аермалы буларак, тимер белән эшләүне күбрәк үз итә. Гомере буе тракторчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан ир-атның бу шөгыле бүген күңел юанычы да, вакытын файдалы үткәрү чарасы да. 

«Эшсез утыра алмыйм. Җәй көне бакча бар әле, ә менә кышын көне буе диярлек биредә кайнашам», – ди ул. 
Һәр детале техник төгәллек таләп ителгән тимер эшләнмәләрне ясау җиңелләрдән түгел, ул – һөнәри осталыкка да, сабырлыкка да имтихан, дип әйтергә мөмкин. Мисал өчен, мотоблокка таккыч җайланма ясау өчен останың ярты елдан артыграк вакыты киткән. 
«Эшемне төгәлләгәч, бик сөендем. Шунда ук арбамны мотоблокка тагып чыгып киттем, хуҗалык эшләрендә бик рәхәтләнеп файдаланам хәзер», – дип уртаклашты ул. 

Гомумән, Михаил Чалов техникага ихтыяҗ кичерми, һәм аларның барысы да – үз һөнәрчелек сәнәгате җимешләре. Салам һәм печән төяү өчен асылмалы җайланма, яисә шул ук мотоблокка трактор кабинасы булсынмы, аның һәр эшендә пөхтәлек һәм камиллек күзгә ташлана. Җирле Кулибин тимер чардуганнар ясауда да осталыгын чарлый. Аларны төрле детальләр, мисал өчен, чылбырлар белән бизәргә тырыша. Әйтүенчә, илһам чыганагын күпләр кебек Интернеттан түгел, ә күңел түреннән ала икән. 

«Минем өчен гаджетлар белән эш итү – балалайкада уйнауга тиң, ә менә агач һәм тимер эшләренең бөтен серләрен беләм», – ди ул. 

Һәм аның сүзләрен раслаучы дәлилләрне ерактан эзлисе юк: бүген ялгызы гомер кичерә торган йортын да үзвакытында тулысынча үзе күтәргән ул. Аның эш урыны да беренче карашка тимер-томыр өемен хәтерләтә, биредә эш коралларының, булачак эшләнмәләрнең нигезе өчен әзерләнгән материалларның нинди генә төрләре юк... Оста әйтүенчә, гадәттә ул кул астындагы чималларны куллана икән, кирәкле материалларны сатып та ала, авылдашлары арасында да тимер калдыклары белән бүлешүчеләр юк түгел. Ә инде берөзлексез эретеп ябыштыру эше ялыктырып җибәрсә, хәл җыю өчен дә урыны бар – остаханәдә аерым бүлмә җиһазлап куйган. Ул аның ял итү, техник чишелеш таба алмаган очракта уйларын тәртипкә китерү, зәмһәрир суыкларда җылынып алу почмагы да. Әмма күп тә үтми, ул эш коралларын кулына алып, янә станогы артына баса: тизрәк эш нәтиҗәсен күрү теләге җанына тынгы бирми. Шулай итеп, Сәләнгеш авылының үз Кулибины тимердән могҗизалар тудыруын дәвам итә – аның остаханәсендәге гөрелте яшәүгә дәрт, хезмәткә мәхәббәт булып яңгырый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев