Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат урамнарыннан 10 мең тоннадан артыграк кар чыгарылган

Суыклар коммуналь службаларның тормышын җиңеләйтә ала дип саналса да, ТКХ Идарәче компаниясе хезмәткәрләрен мондый һава торышы сөендерми. Чөнки аларның хезмәт хаклары башкарылган эшләрнең күләменә бәйле бит. Шуңа юллар һәм тротуарларны чистарту аларга файдага гына. Ә һава торышына караганда, бу сезонда аларның керемнәре шактый булырга тиеш.


“Бездә территорияләрне җыештыручылар, машинистлар һәм шоферлар да җитәрлек, бар да эшли, һава торышы көйсез дип берәүнең дә китәргә җыенганы юк, – ди ТКХ ИК җитәкчесе Илгиз Сафиуллин, эшчеләренең хезмәт хакы югары булуын раслагандай. – Әлбәттә, эш күп, шуңа да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә, читтән өстәмә техника җәлеп итәргә туры килә”. 

...Сезон башланганнан бирле идарәче компания шәһәрдән 10 мең тоннадан артыграк кар чыгарган, шуның 2200 тоннасы – узган атнада. Алар кар чыгару белән көндез дә, төнлә дә мәшгуль. Шулай ук юлларга, кирәк булганда, ком-тоз катнашмасы сибүләрен дәвам иттерәләр, реагентлар запасын тулыландырачаклар әле. 
Шәһәр аша узучы төбәк юллары юлчыларның игътибар үзәгендә. Бу көннәрдә дә НУАД эшчеләренең мәшәкатьләре күп. Алар Нурлат, Кариев, Самаренкин һәм предприятие хезмәт күрсәтә торган башка урамнарда эшлиләр.

“Без 321 километр юлны карап торабыз, – диде баш инженер Нәфис Гыймалетдинов. – Кышкы чорда тәүлек әйләнәсе эшлибез: мастерлар, прораблар, шоферлар, механизаторлардан кизү тору оештырылды, юлларга мониторингны көн саен ике сменада алып барабыз. Һава торышы шартларына карап, юлларны, юл буйларын, тукталыш павильоннарын, тротуарларны чистартырга 20дән артыграк техника чыга. Ком-тоз катнашмасы белән эшкәртү үткәрәбез, ел саен 6000шәр тонна ком һәм 2000 тонна тоз әзерләнә”. 

Һава торышы исә гаҗәпләндерүдән туктамый һәм һәркемне чыдамлылыкка сынавын дәвам итә. Метеорологлар хәбәр итүенчә, 2024 елда да кыш карлы булган. 

“Актив циклон узу сәбәпле, агымдагы елның гыйнвар азагында – 21, февраль башында тагы 14 миллиметр явым-төшем төште, – дип аңлатма бирә Чулпан метеостанциясе техникметеорологы Наталья Матвеева. – 31 гыйнварга кар катламының уртача биеклеге 40 сантиметр тәшкил итте, бу нормадагыдан 20 сантиметрга артыграк. Узган елда бу вакытка карның биеклеге 20 сантиметр булган булса, 2024 елда, явым-төшем мул булу сәбәпле, 64 сантиметр тәшкил итте. Шунысы кызыклы, ул елда язның көттереп килүе һәм туфракның начар туңуы аркасында, көчле су ташулар күзәтелмәде”. 

Кыш дәвам итә, эш тә күп булачак әле. Бары тик коммуналь службалар көче белән генә кар көртләрен җиңеп булмасы көн кебек ачык. Мәсәлән, К.Маркс урамының 6нчы йортында яшәүчеләр шундый көннәрнең берсендә ишегалды себерүчесенә ярдәм итү өчен кулларына көрәкләр алып өмәгә чыкканнар. Шәһәрдә бердәмлекнең мондый мисаллары аз түгел. Бу көннәрдә һава торышы көйсезлекләренә каршы бергәләп каршы тору кирәклеген аңлау аеруча мөһим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев