Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәрнең 1нче мәктәбе укучылары геройлар эзләре буйлап чыкты

Шәһәрнең 1нче мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары, “Легенда” хәрби-патриотик клубының актив әгъзалары яшьләрнең “Каһарманнар турында хәтер саклыйк” дип аталган православие форумында катнашып кайттылар.

Ул Спас районының “Казачья слобода” сәламәтләндерү лагере базасында оештырылган иде. Анда “Хәрби археология” программасы буенча профильле смена үтте.

– Балалар зур тәэсирләр белән кайтты. Форум кысаларында аларга каһарман якташлары, уртак максат хакына хезмәт куйган гади солдатларның язмышлары турында сөйләделәр. Кырыгынчы еллар разведчиклары ролендә алар үзләре дә спорт ориентлашуы элементлары да кертелгән “Геройларыбыз эзләре буйлап” дигән хәрби-тарихи реконструкциядә катнаштылар. Җирлек карталары ярдәмендә балалар үз белем-күнекмәләренә генә таянып, хәрби бирем үтәделәр. Барысы да яхшы узды, иң мөһиме – имгәнүләр һәм авырулар булмады, – дип сөйләде Нурлат командасы кураторы, “Легенда” клубы җитәкчесе Владимир Малыгин.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, реконструкция сценариесе нигезенә Спас районы фронтовигы, Бөек Ватан сугышы елларында армия разведчигы булып хезмәт куйган Василий Синчуговның реаль тормышы алынган.

Гомумән, мәктәп укучылары өчен форум кызыклы үткән. Алар өчен бай программа әзерләнгән булган. Йомгаклау көне алдыннан форумда катнашучылар оештыручылар белән берлектә фронт вакыйгаларына багышланган концерт әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев