Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Сәләнгеш, Мамык, Төрнәс авыл җирлекләрендә яшәүчеләр район җитәкчелеге белән очраштылар

Бүген, 13 июль көнне Сәләнгеш, Мамык, Төрнәс авыл җирлекләрендә традицион гражданнар җыеннары узды, аларда район җитәкчелеге дә катнашты.

Башта авыл җирлекләре башлыклары җирлекләр территорияләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Авылларда үзара салым программаларына зур игътибар бирелә. Мәсәлән, Сәләнгеш авыл җирлегендә үзара салым средстволарына 27 энергия саклаулы урам яктырткычы урнаштырганнар һәм СИП сузганнар. Республика программасы кысаларында биредә Овражная урамында юл ясалачак. Төрнәс авыл җирлегендә үзара салым программасы зиратларны төзекләндерергә, урамнарны яктыртырга булышкан. Авылны төзекләндерүдә авыл җирлегенә иганәчеләр һәм  иҗтимагый үзидарә зур ярдәм күрсәтә. Җыенда район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, район башкарма комитеты  җитәкчесенең беренче урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов катнашып, кооперация юнәлеше, аның үзенчәлекләре, районың социаль-икътисади үсеше турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев