Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Сөләйманов”лылар арпа чәчә

"Сөләйманов" хуҗалыгында бүгенге көннәрдә арпа чәчү тулы көченә бара.

Район буенча арпаны тулаем 9000ләп гектарда чәчәргә ниятлиләр. "Сөләйманов" хуҗалыгының бу кырында исә 109 гектар арпа булачак. Бүген биредә эшне ике сменада оештырганнар. Иртәнге 6дан кичке 6га кадәр Владимир Алипов агрегаты эшләсә, кичен аны Владимир Тарин алмаштыра. Шул рәвешле, "сөләймановлылар" арпа чәчүне үзвакытында төгәлләргә исәп тоталар. Район басуларында язгы чәчү барышы турында җентеклерәк "Дуслык"ның киләсе санында укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Сөләйманов Ә.И." КФХсы арпа агрегат солы