Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр

8 июньдә Нурлат районы социаль хезмәткәрләре тантаналы шартларда үз һөнәри бәйрәмнәре белән котлаулар һәм бүләкләр кабул итте.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Никахлашу сараеның тантаналар залы нурлатлыларның казанышларын хөрмәтләүгә юнәлдерелгән җылы очрашулар урынына әверелә бара. Ул социаль хезмәткәрләргә сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләде һәм алар һөнәренең кешеләр тормышына игелек һәм шәфкатьлелек бирүгә багышланган булуын билгеләп ү т те. Ул – җәмгыятьтә белгечләребез бөтен тырышлыкларын куя торган ихтыяҗлы хезмәт. Лаеклы бүләкләр тапшыру бәйрәм көненең мөһим вакыйгасына әверелде. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә хезмәт куючы белгечләрнең күпьеллык һәм фидакарь хезмәтләре ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, Нурлат муниципаль районы башлыгы, “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде. Нурлатта урнашкан яңа традиция буенча, беренче булып озак еллар бергә тату гомер кичергән гаиләне хөрмәтләделәр. Татьяна һәм Николай Максимовлар “Татар АССР оешуга 100 ел” истәлек билгесе белән билгеләп үтелделәр. Аларның 35 ел элек нигез салынган гаилә елъязмасын бүген балалары һәм оныклары дәвам иттерә. Ре с п у б л и к а н ы ң ю б и л е й билгесенә тармак ветераны Рәмзия Романова да лаек булды, ул социаль яклау бүлегендә 20 елдан артык консультант булып эшләгән. – Үз һөнәри бәйрәмемдә зур игътибар тою бик сөенечле. Без, районның социаль өлкәсе ветераннары, коллегаларыбыз, берберебез белән бәйләнешләрне югалтканыбыз юк. Әлеге гаҗәеп залда хезмәт коллективларын хөрмәтләү традициясен хуплыйм, – дип уртаклашты ул. Районыбызда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең тулы бер системасы гамәлдә. Ул үз эченә халыкны социаль яклау бүлеге, “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты, Мәшгульлек үзәге, Пенсия фонды идарәсен һәм башка мөһим учреждениеләрне ала. Аларда йөзләгән белгеч хезмәт куя, һәм аларның барысы да – үз эшләре һәм югары багланышларына тугры булган чын һөнәрмәннәр. Башкача булуы мөмкин дә түгел бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев