Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Совет үз бурычын үти

"Районда милләтара һәм этникаара мөнәсәбәтләрдә борчылырга җитди сәбәпләр юк, һәр мәсьәлә вакытында хәл ителә." Бүген, 13 июльдә район башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү буенча советның чираттагы утырышында шәһәр прокуроры Рамил Таһиров үз чыгышын шундый нәтиҗә белән тәмамлады.

Районда тотрыклы обстановка булдыру хокук саклау органнары эшчәнлегеннән тыш дин әһелләре һәм халыкның бердәм, аңлашып эш итүеннән дә тора, дип билгеләде ул. Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге начальнигы урынбасары Леонид Гаврилов законсыз мигрантларны ачыклау максатыннан ике этаптан торган "Мигрант" акциясе баруын, бу уңайдан контроль һәм тикшерү эшләренең көчәйтелүен саннарда дәлилләде. Оратор авыл җирлекләре башлыклары белән икеяклы килешү нигезендә эшләүнең нәтиҗәле булуын ассызыкласа, Яңа Иглай һәм Бикүле авыл җирлекләре башлыклары Гүзәлия Лотфуллина һәм Рияз Садыйков конкрет эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бу ике авыл җирлеге өчен дә заманында дини каршылыклар нигезендә килеп туган күңелсез очрак таныш, шуңа да бүген халык арасында иминлек, татулыкны саклау һәм экстремистик күренешләрне булдырмау өчен ныклы эш алып барыла. Авыл җирлеге башлыкларының хокук саклау органнары, дин әһелләре, халык белән даими элемтәдә торуы аша ирешелә тотрыклылыкка.
-Без һәр нәрсәдән хәбәрдар булырга тиешбез,-диде утырышны алып баручы район башлыгы Равил Кузюров. - Безнең җирлеккә килгән мигрантларның адекват, законнар буенча яшәргә һәм эшләргә тиешлеген һәрдаим искәртеп торырга кирәк.
Теманы Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе Фәридә Сәгыйрова дәвам итеп, милләтара татулыкны ныгытуда яңа ачылган Халыклар дуслыгы йортына зур өметләр баглануын әйтте.
-Нурлат халкы, аеруча шикәрчеләр бистәсендә яшәүчеләр бу объект сафка басуга чын күңелдән шатланып, Сезгә рәхмәт белдерүене сорадылар,-диде Фәридә Мөхлисовна район башлыгына мөрәҗәгать итеп. Биредә узган ике зур чара чыннан да халыкның мондый форматтагы аралашуга әзер булуын күрсәтте.
-Дуслык йорты буш тормасын, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, диаспоралар бергәләшеп эшләгез,-диде Равил Кузюров үз чиратында киләчәктә традицион бәйрәмнәрне дә рухилыгы һәм масштабы ягыннан тагы да колачлырак итү турында уйлашырга чакырып.
Советның яртыеллык эш нәтиҗәләрен карауга багышланган сөйләшү әнә шулай позитив нотада барды. Шактый гына тәкъдимнәр, идеялар яңгырады, темага дин әһелләре дә битараф калмады-кыскасы, советның үз бурычын үтәве һәм үтәргә әзер булуы билгесе иде бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев