Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Сөт саву арткан

Районда 2011 елда сөтчелек буенча план 102%ка үтәлгән. 2010 елда ул 98% булган.

Безнең районда сөтчелек белән 7 хуҗалык шөгыльләнә.
- Бу өлкәдә иң зур күрсәткечләргә ирешүчеләр -"Нурлат сөте", "АгроРазвитие" ОООлары, "Сөләйманов ис." хуҗалык, аларның барысында да күрсәткечләр 100%тан югарырак, - ди авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илгизәр Әбдрәхимов.
Ел дәвамында бер сыерга иң күп сөт исә "ИРС" хуҗалыгында савылган - уртача 7333 кг. "Ахунов ис." КФХда ул - 6682, "Нурлат сөте"ндә - 6235 кг. булган.
Ә 2012 елда сөт саву күләмен арттырырга планлаштыралар, монда Америкадан кайтартылган нәселле сыерларга зур өмет баглана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев