Су сибеп үстерәләр
“Сөләйманов Ә.И” КФХсында брәңгене быел да сугарулы система белән үстерәләр.
Шуңа да эссе коры көннәр дә әлеге культуралар өчен куркыныч түгел. Ә бәрәңгене Пушкино поселогы һәм Фома авылы янәшәсендәге ике басуда 200 гектарда үстерәләр биредә. Хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов әйтүенчә, быел да яхшы сортлы сыйфатлы орлыклар утыртканнар, барлык технологик таләпләр дә истә тотыла, басуларны чүп үләннәренә, авыруларга каршы эшкәрткәннәр инде, алга таба бөҗәкләргә каршы да тиешле чаралар күреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев