Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Сугышмасын дип теләгән булса, Аллаһы сине хатын-кыз итеп яраткан булыр иде»

Нурлаттан өлкән лейтенант Альберт Мөхәммәтов 2022 елдан бирле махсус хәрби операциядә катнаша.

Бүген инде ул – батальон командиры, ә күкрәген Батырлык ордены һәм башка күпләгән дәүләт бүләкләре бизи. Барысы да ярдәм итү теләгеннән башланып китә. Әле өлешчә мобилизация башланганчы ук “Хәрби туганлык” активисты булган Альберт Мөхәммәтов фикердәшләре белән бергә гуманитар ярдәм оештыру белән шөгыльләнә. Май азагы-июнь башына волонтерлар хәрби хәрәкәтләр зонасына инде ике тапкыр барып кайтырга өлгергән була. Сентябрь аендагы өченче сәфәргә ул да кушыла. 

“Ул чагында без Луганск балаларына бик күп кирәкле әйберләр: мәктәп кирәк-яраклары, 1 сентябрьгә бүләкләр җыеп бардык, – дип искә ала Альберт Шәфигуллович. – Стаханов, Луганск, Лисичанскида булдык. Мин хәтта госпитальдә концерт та куйдым, үзебез белән тавыш җиһазлары алып барган идек”. 

Мондый сәфәрдән соң күңелдә бары тик рәхмәтле балалар һәм яралыларның канәгать йөзләре генә сакланып калырга тиештер кебек. Тик очраклы хәл барысын да үзгәртә. 

“Бер кыз бала җимерелеп беткән атынгычта атына иде, янында – әбисе. Бу күренешне бүген дә оныта алмыйм. Тирә-якта сугыш, җимереклекләр һәм шул төтен, көл фонында – баланың шат көлү тавышы... Һәм шунда мин монда кире кайтачакмын әле, тик гуманитарка белән түгел, дип уйлап куйдым, – дип дәвам итте ул. – Һәм өйгә кайтып җиткәнче шул бала күз алдымнан китмәде”. 

Язмыш аны үзе бу карарга этәргәндер диярсең. Кайту юлында чикне узган гына булалар, хәрби комиссариаттан шалтыраталар. Повестка. “Мин риза. Барачакмын”, – дип бер шиксез җавап бирә ул. 

Альберт Мөхәммәтов дингә ышана. Мобилизация башлангач, мәчеткә бара. 

“Җомга намазы вакытында мин хәзрәт янына килдем һәм болар безгә нәрсәгә кирәк соң, дип сорадым, – дип исенә төшерә ул. – Хәзрәт: “Сугышмасын дип теләгән булса, Аллаһы сине хатын-кыз итеп яраткан булыр иде. Син ир-ат икәнсең – илебез сагына басарга тиешсең”, – дип җавап бирде». 

Бу сүзләр аның өчен хәлиткеч була. Ул үзенең Төньяк Кавказдагы армия хезмәтен исенә төшерә, ул чагында алар – яңа гына 18 яшьләрен тутырган егетләр, Ватан мәнфәгатьләрен яклыйлар. 

Комбат әйтүенчә, махсус хәрби операция башланганнан бирле күп нәрсә, шул исәптән кешеләрнең илдә бара торган вакыйгаларга мөнәсәбәтләре дә үзгәргән. 

“Башта күпләр моның ни өчен кирәк булуын аңламасалар, хәзер бөтен ил белә: артка юл юк, – ди комбат. – Дошман көчле, техник яктан яхшы җиһазланган. Әмма без алга барабыз. Адым арты адым. Хәзерге сугыш – пилотсыз очу аппаратлары ул. Пилотсыз системалар гаскәрләрен булдыру турындагы карар – бу безнең киләчәгебез. Һәм ул гомерләрне саклап калу өчен эшли. Яралыларны эвакуацияләү, хәрби кирәкяракларны һәм ашамлыкларны китерү – боларның барысын да дроннар һәм җир өсте роботлары башкара”. 

Пилотсыз очу аппаратлары операторларының уңышлары да комбатны сокландыра. Бер карасаң, кулларына телефон тотып үскән яшьләр технологияләрне су кебек эчә. Әмма операторлар арасында 45 яшьтән узганнар да бар. 

“Алар һөнәрмәннәрчә, оста эш итәләр. Дошман техникасын һәм тере көчен юк иткән өчен командование аларны бүләкләр белән билгеләп үтә. Пилотсыз очу аппаратлары операторларыбызның барысы да диярлек дәүләт бүләкләренә ия”, – дип дәвам итте әңгәмәдәшем. 

“Батальон командиры булу авырмы?” дигән соравыбызга ул туры җавап бирә алмый. Чөнки бу хезмәт дусларының тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык белән бәйле. Һәр кабул ителгән карар аларның гомерләрен коткарып калырга яисә зыян салырга мөмкин. Әйтүенчә, аларда яхшы коллектив оешкан, грамоталы урынбасарлар бар, һәм иптәшләренең тормышын саклап калу – иң мөһиме. 

Артист азат ителгән территорияләрдәге хәлләргә дә тукталды. 

“Җирле халык, ниһаять, Россиянең нинди ил булуын күрде. 30 ел аларның бер нәрсәләре – юллары, клублары, ФАПлары да булмаган. Ә хәзер анда тормыш яңабаштан башлана. Кыска вакытлы ялга кайтканда яңа төбәкләр аша үтәбез, шуңа боларның барысын да үз күзләребез белән күрәбез. Егетләр арды, – ди комбат. 

Әмма алар дошманны җиңмичә, өйгә беркемнең дә кайтмаячагын яхшы беләләр. Ярты юлда туктап калырга ярамый. 

“Сугыш бетмичә, өйгә кайтмаячакбыз. Без моны яхшы аңлыйбыз һәм ахырга кадәр каршы торачакбыз”, – ди ышаныч белән комбат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев