Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Светофорлар ...«күзен йома»

"Светофор күзен кыса" дигән мәгълүм җырны хәтерлисез булыр. Әмма бездә светофорлар күзләрен кысып кына калмый, ә еш кына бөтенләй үк "йома". Әнә, Совет урамы чатындагы светофор ике атна буе күзен "ачмады" да, соңгы ике көн дәвамында Нурлат һәм Ленинград урамнары чатындагысы да "йомык" торды.

Аңлатманы без әлеге светофорларга хезмәт күрсәтүче "Жилэнергосервис" оешмасы җитәкчелегеннән алдык.
-Узган елдан бирле светофорларга хезмәт күрсәтү безгә йөкләнде, гәрчә аның урам яктыртуына бернинди катышы булмаса да,-диде безгә "Җилэнергосервис" начальнигы Ришат Яруллин. - Ул безнең өчен баш авыртуы булып чыкты, чөнки 8 светофорның барысы да диярлек искергән, эшләү срогын күптән үткән һәм шуңа да еш ватылалар. Совет урамындагы светофорны, мәсәлән, ике тапкыр, хәтта Казанга кадәр төзәтергә җибәрергә туры килде. Бездә светофорларга хезмәт күрсәтү буенча белгеч булмаганлыктан, инде Чистайдагы "Транссигнал" оешмасы белән килешү төзергә мәжбүр булдык. Кичә алар Совет урамындагы светофорны ясадылар, бүген Ленинград-Кариев урамнары чатындагысын төзәтәләр.
Светофорның машиналарның көйле хәрәкәте һәм юл иминлеге өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатып тору артык. Һәрхәлдә, Нурлат автомобиль йөртүчеләре бүгеннән андый проблемадан арынырлар төсле. Тик менә озаккамы-ситтуацияне белгән хәлдә анысына гарантия бирү кыен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев