Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Сыйфат һәм иминлек өчен
Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне “Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар” девизы астында үтәчәк.
“Акыллы” технологияләр кешеләр өчен күп мөмкинлекләр ача, әмма челтәрнең ышанычлы булмавы, мәгълүматның киң таралуы борчу тудыра. Цифрлы технологияләрнең үсеше иң элек кулланучыларның төрле мәнфәгатьләрен истә тотарга тиеш: бу “акыллы электроника”ның сыйфатка һәм иминлеккә хокукы да, шәхси мәгълүматның туплануы, эшкәртелүе һәм кулланылуы турында белү хокукы да. Шуңа күрә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында 15 мартта 9.00дән 16.00гә кадәр Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлегендә (Мәктәп ур, 10) килеп туган сораулар буенча консультация алырга мөмкин булачак. Тел. 8 (84345) 2-08-83.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев