Тагын 11 бала мәктәпкә әзер
Бүген, 16 август көнне, Мамык авылында "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында "ТНП-Зүзәйнефть" ААҖ генераль директоры Шамил Яһудин исеменнән 1 сентябрьдә тәүге тапкыр мәктәпкә барачак 11 балага бүләкләр тапшырылды.
"Нефтьче" мәдәният йортында балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында үткән тантаналы чарада җәмгыятьнең профком рәисе Александр Разжавин балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр һәм спорт киемнәре тапшырып, уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев