Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан быел 12 илкүләм проектны тормышка ашырачак

Агымдагы елда республикада илкүләм проектлар кысаларындагы эшләрне башкару өчен 53 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.

Әлеге чаралар 12 илкүләм проект кысаларындагы 45 төбәк программасын тормышка ашыруга юнәлдереләчәк, аларның төп максаты – республиканы социаль-икътисадый яктан үстерү. 

Бюджет чаралары халыкның тормыш сыйфатын сизелерлек яхшыртырга тиеш. Инвестицияләр башлыча сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, экология, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәрне төзекләндерү өлкәләренә юлланачак. Эшләрнең бер өлеше “Тормыш өчен инфраструктура” һәм “Экологик иминлек” проектларын гамәлгә ашыру өчен планлаштырылган. Алар кысаларында 42 парк зонасы һәм скверны төзекләндерү, 17 инженерлык челтәре объектын модернизацияләү, шулай ук Казандагы ләм кырларын рекультивацияләүне төгәлләү һәм Яр Чаллыдагы Мәләкәскә елгасы үзәнен чистарту каралган. 

Гаиләләргә һәм яшь буынга ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектларга республика районнарында алты яңа балалар бакчасы төзү, 36 мәктәптә һәм ике мәктәпкәчә учреждениедә капиталь ремонт ясау керә. 

“Гаилә кыйммәтләре” проекты кысаларында дүрт яңа сәнгать мәктәбе төзү һәм 22 мәдәният учреждениесен ремонтлау каралган. Параллель рәвештә транспорт инфраструктурасы үстереләчәк, гражданнарга һәм эшмәкәрләргә социаль ярдәм күрсәтеләчәк. Программага автомобиль юллары һәм күперләр төзү һәм реконструкцияләү, оешмаларны заманча техника белән тәэмин итү, социаль өлкәне цифрлаштыру, шулай ук балалы гаиләләр һәм кече бизнес субъектлары өчен махсус чаралар кертелгән. Яшьләр белән эшләү, аларга һөнәри һәм патриотик тәрбия бирү, шулай ук Татарстанның барлык икътисадый тармакларында хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү программаларын гамәлгә кертүгә аерым игътибар бирелә. 

2026 елда республика 12 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашачак. Болар – “Гаилә”, “Яшьләр һәм балалар”, “Кадрлар”, “Дәвамлы һәм актив тормыш”, “Туризм һәм кунакчыллык”, “Пилотсыз авиация системалары”, “Экологик иминлек” һәм башкалар.

«Татар-информ» материаллары буенча
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев