Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан гаиләләре ана капиталын балаларны укыту өчен актив файдалана

2026 елның гыйнвареннан Татарстан Республикасында мең ярымнан артык гаилә ана капиталын балаларга белем алуга юнәлдергән.

Агымдагы елда ана капиталының күләме индексацияләнгән һәм беренче балалары туган гаиләләр өчен 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификатка хокук алданрак рәсмиләштерелмәгән булса, икенче баласы туганда гаилә 963 243,17 сумга өметләнә ала. 

Статистикага күз салсак, программа гамәлгә кергәннән бирле Татарстанның 55 меңнән артыграк гаиләсе ана капиталы акчаларын үз балаларын укыту өчен куллану турында карар кабул иткән. Шунысы игътибарга лаек, мөмкинлекләр спектры мәктәп яки югары уку йортлары өчен түләү белән генә чикләнми. Ата-аналар ана капиталы чараларын сабыйларын балалар бакчасында тотуга, карау һәм карау буенча хезмәтләр күрсәтүгә, шулай ук өстәмә белем бирүгә юллый ала, болар – түгәрәкләр, спорт секцияләре, иҗади студияләр, чит телләрне өйрәнү курслары яки автомәктәптә белем алу. Төп шарт үзгәрешсез кала: акча күчерелә торган мәгариф оешмасында тиешле эшчәнлек алып баруга гамәлдәге лицензия булырга тиеш. 

ТР буенча Россия Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин ассызыклаганча, чаралар белән эш итүнең үз үзенчәлелкәре бар. Мәсәлән, балалар бакчасында яки мәктәпкәчә түгәрәкләр һәм секцияләрдә шөгыльләнү өчен акчаларны теләсә кайчан, ана капиталына хокук кайчан барлыкка килүгә карамастан түләргә мөмкин. Әмма мәктәптә белем алу, урта махсус яки югары уку йортларына, шулай ук өстәмә белем бирү программаларына акча юллау өчен балага өч яшь тулган булырга тиеш. Дәүләт ярдәме ата-аналарның үз балаларына да, уллыкка алынган балаларына да кагыла. Иң мөһиме, алар Россия мәгариф оешмаларында укып, бу чорда 25 яшьтән дә өлкәнрәк булмаска тиешләр.

Фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев