Татарстан Социаль фонды: пенсияләрне цифрлы сумга күчерү турындагы хәбәрләр – ялган
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге социаль челтәрләрдә тарала торган пенсияләрне цифрлы сумга күчерү турында ялган хәбәрләр барлыкка килүе турында кисәтә.
Соңгы вакытта гражданнарга массакүләм рәвештә “барлык пенсионерларга ашыгыч рәвештә социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итеп, пенсияне цифрлы сумга күчермәс өчен гариза язарга кирәк” дигән эчтәлектәге хәбәрләр таратыла. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килми.
Россия Социаль фонды пенсияләрне цифрлы сумга күчерми, һәм моны булдырмау өчен гражданнардан бернинди гариза да таләп ителми. Шулай ук Социаль фондның клиент хезмәтләрендә мондый гаризаларның махсус формалары каралмаган.
Белгечләр фикеренчә, мондый хәбәрләр социаль киеренкелек тудыру өчен таратыла. Еш кына алар мошенниклар тарафыннан гражданнарның шәхси мәгълүматларын алу яки аларны төрле финанс схемаларына җәлеп итү максатында кулланыла.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге гражданнарны тикшерелмәгән мәгълүматка ышанмаска чакыра. Хәбәрләрдә “ашыгыч килергә”, “гаризага кул куярга”, “билгеле бер датага кадәр өлгерергә” яки “барлык танышларга таратырга” кебек өндәүләр булганда аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Мәгълүмат Социаль фондның Нурлат бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде.
Фото: “Татар-информ” МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев