Татарстанда 1 февральдән яңа туган балалар өчен түләүләр арта
“Гаилә” илкүләм проекты кысаларында илебездә социаль гарантияләрне арттыруның чираттагы этабын гамәлгә кертү ниятләнә.
Агымдагы елның февраль аеннан бала туганда яки уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр 5,6%ка индексацияләнәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Башка күп кенә пособиеләрдән аермалы буларак, бу түләүләрне билгеләгәндә гаиләнең матди хәле яки балаларның саны исәпкә алынмый. Аларны гражданнарның барлык категорияләре – ялланып эшләүчеләр, үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр, эшләмәүче гражданнар да ала ала.
Ярдәмнең төп суммасы якынча 1500 сумга артачак һәм 28 500 сум тәшкил итәчәк. Икешәр яки өчәр бала туган очракта, дәүләт әлеге сумманы һәр сабый өчен аерым түләячәген дә исәпкә алырга кирәк.
Законнар опекуннарның һәм балаларны уллыкка алган ата-аналарның хокукларын биологик ата-аналар белән тиңли, әмма кайбер очракларда аларга югарырак коэффициентлар да каралган. Мисал өчен, әгәр гаиләгә инвалид, 8 яшьтән өлкәнрәк бала яки берьюлы берничә бертуган алынса, 1 февральдән финанс ярдәменең күләме 217 мең сум тәшкил итәчәк.
Фото: “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев