Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ел башыннан 244 гаиләгә яңа туган балалар өчен бүләк җыелмалары тапшырылган

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Татарстан Республикасында сабыйлары яңа туган гаиләләргә барлыгы 244 бүләк пакеты бирелгән.

Шуларның 68е – махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә.

Әлеге җыелмалар гаиләнең бер кешегә туры килгән уртача кереме республикадагы яшәү минимумыннан түбән булганда бирелә. Бүләкләрне бала тудыру йортында, ана белән сабыйны чыгарган көнне үк тапшыралар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, җыелмага сабый өчен иң кирәкле әйберләр керә. Алар арасында трансформер-комбинезон, яңа туган балалар өчен кокон-мендәр, киез итек, сырган юрган, подгузниклар, пеленкалар, кер юу порошогы, берничә төр сабын, гель-шампунь, йомшак крем һәм башкалар бар.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, балалар өчен мондый кирәк-яраклар җыелмаларын тарату “Гаилә” илкүләм проекты бурычларына туры килә.

Фото: "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев