Татарстанда “Һөнәрмәннәр” Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионаты хәрәкәтенең төбәк этабы ярышлары уза
Чемпионатның төбәк этабы 17 ноябрьдә башланды һәм 13 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Ярышлар республиканың 23 районы һәм шәһәрендәге 70тән артык махсуслаштырылган компетенция үзәген колачлый. Аларда 6000нән артык кеше катнашачак, болар: конкурсантлар, экспертлар, мәйданчыкларның техник администраторлары һәм волонтерлар.
«Һөнәри осталык чемпионатлары яшь белгечләргә яңа офыклар һәм мөмкинлекләр ача һәм гомумән төбәк икътисадын үстерергә ярдәм итә. Нәкъ менә чемпионатлар һәм ярышлар вакытында республикабызның киләчәген формалаштыручы һәм Татарстанның инновацион технологияләр һәм заманча һөнәрләр үзәге буларак абруен ныгытучы иң яхшы кадрлар ачыклана», – дип билгеләп үтте Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Ярышларда уңышка ирешкән яшьләр төбәк этабы партнерлары булган предприятиеләрдән стажировкага яки эшкә чакыру хакында тәкъдим ала алачак.
Һөнәри осталык буенча “Һөнәрмәннәр” Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәте сәләтле яшьләргә ярдәм итүгә, кадрлар мөмкинлекләрен көсчәйтергә һәм Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Ярышлар «Профессионалитет» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев