Татарстанда яшәүче кайсы категория гражданнарның пенсияләре 1 апрельдән артачак
1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка индексацияләнәчәк.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.
Агымдагы елда социаль пенсиянең минималь күләме 9 424,1 сум тәшкил итәчәк. Әгәр бу түләү пенсионер өчен бердәнбер керем чыганагы икән, аңа яшәү минимумы күләменә кадәр өстәмә социаль түләү өстәмә билгеләнә. Татарстанда быел ул 16 098 сум тәшкил итә.
Индексация автоматик рәвештә үткәреләчәк, пенсионерларга гариза язарга яки документлар тапшырырга кирәкми.
Исегезгә төшерәбез, социаль пенсияләр берничә сәбәп буенча билгеләнә:
картлык буенча;
инвалидлык буенча;
туендыручысын югалту буенча;
ятим балаларга.
Картлык буенча социаль пенсия иминият пенсиясе билгеләнмәгән гражданнарга түләнә. Аны алу өчен ким дигәндә 15 ел рәсми эш стажы һәм 30 пенсия баллы булуы шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев