Татарстанда “Нурлы Рамазан” бәйгесе игълан ителде
ТР мөселманнары Диния нәзарәте “Нурлы Рамазан” бәйгесенә эшләр кабул ителә башлавы турында хәбәр итте.
Катнашучыларга изге ай башланганчы биналарның фасадларын бизәргә һәм эшләрен конкурс комиссиясе белән бүлешергә тәкъдим ителә. Әлеге бәйге республикада быел дүртенче тапкыр уздырылачак.
Гаризаларны 20 гыйнвардан 18 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин. Оештыручылар ассызыклаганча, проектның төп бурычы – шәһәрләрдә һәм авылларда Рамазан рухына туры килә торган үзенчәлекле, тантаналы атмосфера булдыру һәм аны саклап калу.
Бәйге җиңүчесе төп приз – хаҗ кылуга сертификат белән бүләкләнәчәк. Аны «ТР мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ» операторы тәкъдим итәчәк.
Бәйгедә юридик затлар да (коммерциячел һәм иҗтимагый оешмалар, дәүләт учреждениеләре, дини берләшмәләр), шулай ук шәхси затлар да катнаша ала. Комиссиясе мәчет, кафе һәм кибетләрдән алып уку йортларына, офис биналарына, торак йортларга һәм җәмәгать урыннарына кадәр төрле объектларның бизәлү торышына бәя бирәчәк.
Заявкалар muslimmol.ru/nurlyramazan сайтында кабул ителә. Бәйгенең нигезләмәсе белән дә шунда ук танышырга мөмкин.
Сораулар буенча 8 (843) 237-86-18 (эш көннәрендә 9.00дән 17.00гә кадәр) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Белешмә: Быел Рамазан ае 18 февральдә кояш батканнан соң башлана, ә уразаның беренче көне 19 февральгә туры килә. 29 көн дәвам итәчәк изге ай 19 мартта тәмамланачак, ә Ураза бәйрәмен Татарстанда 20 мартта билгеләп үтәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев