Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Шәхси банкротлык турындагы гаризаларның саны арткан

Илебездә Арбитраж судына үзләрен банкрот дип танулары турындагы гаризалар белән мөрәҗәгать итүчеләрнең саны ел саен арта бара.

Республика юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, 2025 елның ун ае эчендә мондый гаризаларның саны, 2024 ел белән чагыштырганда, 20%ка күбрәк булып чыккан. Әйтик, хисап чорында ил буенча 517,7 мең шундый мөрәҗәгать теркәлгән.

2025 елда республикада әлеге категориядәге эшләр буенча эшчәнлек яңадан оештырылды. Татарстан Юстиция министрлыгына тапшырылган өстәмә вәкаләтләр хисабына махсуслаштырылган бүлекчә төзелде. Аның бурычы – эшчәнлекне башкарма хакимият органнары белән берлектә координацияләү һәм гражданнар гаризалары белән системалы эшләү. 

Ведомствода республика халкына банкротлык процедурасы, бурычлардан чыгуның законлы ысуллары һәм кредит йөкләмәләре белән идарә итү кагыйдәләре турында максатчан мәгълүмат бирүгә дә басым ясыйлар. 

Чыганак: Вести Татарстан сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев