Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда спорт әзерлегенә 40 миллион сумнан артык акча юнәлтеләчәк

Бу хакта Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, “Физик культура һәм спортны үстерү” дәүләт программасына керүче “Югары казанышлар спортын үстерү” федераль проекты кысаларында, спортның база төрләре буенча өстәмә спорт әзерлеге программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларга дәүләт ярдәме каралган. Бу хакта Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәреннән билгеле булган. .

Татарстан Республикасының 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына каралган бюджеты турындагы законында бу максатлар өчен 2026 елга 40 472,8 мең сум акча бүлеп бирелгән. Шул сумманың 21 855,3 мең сумы – федераль бюджеттан, ә 18 617,5 мең сумы Татарстан бюджетыннан булачак.

Өстәмә финанслау дәрәҗәсе федераль бюджет хисабына – 54%, республика бюджеты хисабына 46% тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев