Татарстанда “Хәрби туганлык”ны Вениамин Чубаренко җитәкләячәк
Казанда ТР ДОСААФы офисы базасында “Хәрби туганлык” Бөтенроссия ветераннар оешмасының Татарстан республика бүлеге конференциясе узды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, чарада катнашучылар бүлекнең элеккеге җитәкчесе – запастагы генерал-майор Иван Стогниев тәкъдиме буенча “Хәрби туганлык”ның яңа җитәкчесе итеп бертавыштан хәрби хәрәкәтләр ветераны, эчке эшләр министрлыгының элеккеге хезмәткәре һәм Төньяк Кавказдагы хщрби операцияләрдә катнашкан Вениамин Чубаренконы сайладылар.
Чарада Татарстанның төрле районнарыннан “Хәрби туганлык” җитәкчеләре һәм делегатлары, ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның тол хатыннары, республиканың патриотик һәм ветеран оешмалары һәм башкалар катнашты.
“Хәрби туганлык” ның республика бүлеге яңа советы составына исә оешманың Татарстан муниципаль берәмлекләрендәге гамәлдәге җитәкчеләре керде. Советка шулай ук оешманың күпьеллык стажга ия тәҗрибәле әгъзалары да сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев