Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Терлекчелектә ял юк

Терлекчелек тармагында ял көннәре юк һәм үткән Яңа ел бәйрәмнәре дә терлекчеләр, сыер савучылар һәм белгечләр өчен көндәлек эш-мәшәкатьләр белән узды. Хәзер исә терлекчелектә җаваплы чор - хуҗалыкларда бар көч мөгезле эре терлекләрдән мул продукция алуга юнәлтелгән. Район башлыгы Равил Кузюров 7 гыйнвар көнне хуҗалыкларның терлекчелек фермаларына чыгуы да урыннарда...

Терлекчелек тармагында ял көннәре юк һәм үткән Яңа ел бәйрәмнәре дә терлекчеләр, сыер савучылар һәм белгечләр өчен көндәлек эш-мәшәкатьләр белән узды. Хәзер исә терлекчелектә җаваплы чор - хуҗалыкларда бар көч мөгезле эре терлекләрдән мул продукция алуга юнәлтелгән.

Район башлыгы Равил Кузюров 7 гыйнвар көнне хуҗалыкларның терлекчелек фермаларына чыгуы да урыннарда кышлату чорының барышы, мөгезле эре терлекләрне асрау һәм ашату шартлары, биналарның торышы белән урыннарда танышу максатын күздә тотты. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин озатуында ул "ИРС", "Нурлат-Агро", "Аграрий" хуҗалыкларында, "Нурлат сөте"нең Иске Чаллы бүлекчәсендә булды.

Вакыт әле бик иртә һәм урамда караңгы булуга карамсатан, һәр хуҗалыкның терлекчелек фермалары район башлыгын җанлылык белән каршы алды, чөнки һәркайда иртәнге савым вакыты бит. Шунда ук җитәкчеләр һәм белгечләр хуҗалыкларда эшләрнең оештырылуы белән таныштырып, узган елның нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнарына тукталдылар. Мәсәлән, "Нурлат сөте" хуҗалыгының Иске Чаллы бүлекчәсендә быел сөт буенча продуктлылыкны - 5, ит җитештерүне 10 процентка арттырырга җыеналар. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Рамил Сираҗетдинов әйтүенчә, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, азык җитәрлек күләмдә әзерләнгән, терлекләрнең баш санында да динамика бар - үткән елның шул чоры белән чагыштырганда хуҗалыкта терлекләр 60 башка артыграк. Район башлыгы җаваплы затлар белән очрашу барышында балансланган ашатуга күчү, көтүне яңарту, терлекләрнең баш санын саклап калу, мул продукция алу юллары белән кызыксынды.

  • Җәйдән ел ярымга җитәрлек азык әзерләнде. Азык мул булгач, кышлату чорында күңелебез тыныч. Терлекчләргә сенаж, силос, печәннән тыш, 6 кг бөртек, сыра түбе дә бирәбез. Бүгенге көндә бер сыерга уртача тәүлеклек савым 13,6 кг тәшкил итә. Савымны исә көненә өч тапкыр оештырабыз. Көтүне яңарту буенча да эзлекле эш алып барыла. Бүгенге көндә 504 баш терлегебез бар, шуларның 185е - савым сыер, - ди "Агарий" хуҗалыгының ферма мөдире Илья Яллин.

Республикада быел терлекчелек тармагында шулай ук җитди бурычлар куела. 2018 ел Югары продуктлы таналар үстерү елы дип игълан ителде, җитештерүчәнлекне арттыру да мөһим бурычларның берсе. Ә бурычларга ирешү өчен алга карап эш итү, заманча технологияләргә йөз тотып эшләү кирәк. Һәм район башлыгы бүгенге көн белән генә түгел, алга карап эш итү кирәклеген билгеләп, үсеш перспективалары турында ныклап уйланырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев