Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Төрнәс авыл җирлегендә фронтка машиналар әзерләп озаталар

Төрнәс авыл җирлеге башкарма комитеты гаражында кайбер көннәрдә эш төнгә кадәр кайный

Биредә менә инде бер елдан артыграк авылның тынгысыз йөрәкле ирегетләре җыелышып, техниканы махсус хәрби операциягә җибәрү өчен әзерли. Бу көннәрдә биредә чираттагы “Нива” машинасы ремонтын төгәлләп киләләр. 

“Фронтка нигездә “Нива”, “УАЗ” машиналары кирәк. Аларны я сатып алабыз, я фронтта мобиль “тәгәрмәчләрнең” никадәр кирәк булуын яхшы аңлаучы райондашларыбыз китерә, – ди “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды әгъзасы, актив волонтерларның берсе Алексей Демичев. – Бер ел эчендә алгы сызыкка 6 машина, шулкадәр үк мотоцикл ремонтлап җибәрдек инде. Аларны җентекләп әзерлибез, внедорожникларның нинди кырыс шартларда эксплуатацияләнәчәген яхшы беләбез, алар якташларыбызга ышанычлы хезмәт итсеннәр, җаваплы вакытта сынатмасыннар дип тырышабыз». 

Авылның “ремонтчылар” төркеме 7-8 ир-егетне берләштерә. Техниканы торгызу эше белән алар гадәттә эш көненнән соң, кичләрен җыелышып шөгыльләнәләр. Фронтка җибәрер алдыннан машиналарның барлык мөһим узеллары һәм агрегатлары катлы-катлы энә күзеннән үткәрелә. Әзерлек эшләре тәмамланганнан соң исә, аларны хәрби кыр шартларына яраклаштырып, яшькелт төскә буйыйлар. 

“Нива”быз әзер булгач, аны “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды аша фронтка җибәрәчәкбез, – дип сүзен дәвам итә Алексей Юрьевич. – Фондка алгы сызыкта хезмәт итүче якташларыбыздан заявкалар керә тора, алар буенча эшлибез. Сугышчылардан видео аша җылы рәхмәт сүзләре ишеткәч, күңелне аерым горурлык хисләре биләп ала”. 

Гаражда ир-егетләр автомобильләр ремонты белән бер вакытта окоп мичләре ясау эшен дә җайга салган. Суыткычлар өчен фреоннан бушаган гадәти баллоннардан биредә уңайлы “буржуйка”лар әзерләнә. Мондый мичнең конструкциясе гади: баллонны кисеп, торба утыртыла, ишек куела – һәм ышанычлы җылылык чыганагы инде әзер. 

“Мондый мич кечкенә генә һәм бик җиңел, аның эченә утыртылган окоп шәме 4 сәгать буена җылылык биреп тора ала. Сугышчылар аларны үзләре белән алгы сызыкка алалар һәм уңайлылыгын билгеләп үтәләр. Фронтка шундый 125 мич җибәрдек инде”, – ди Төрнәс авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов. 

Төрнәстә фронтка ярдәм итү күпләр өчен гаилә эшенә әверелгән, дияргә дә була. Мәсәлән, волонтерларның берсе Сергей Пискуновның җирле мәктәптә белем алучы улы Александрны да биредә еш очратырга була. Мәктәпнең яшьармиячеләр отрядын җитәкләүче үсмер авылдашларына бик теләп ярдәм итә. 

“Мәктәптән бушаган арада һәрчак вакыт табып, бирегә килергә тырышам. Әтием, өлкәннәр кушкан вак-төяк эшләрне башкарам, минем дә игелекле эшкә үземнән өлеш кертәсем килә, – ди Александр. – Волонтерлык безнең бөтен гаиләбезне берләштерә. Әнием , мәсәлән, фронтка коры ашлар ясау өчен яшелчәләр турый, аларны киптерә». 

Авыл җирлегендә исә волонтерлык эше киңкырлы һәм ул бер генә көнгә дә тукталып тормый. Авыл гаражында җыелган һәр машина, өйдә киптерелгән һәр порция коры аш, бергәләшеп әзерләнгән һәр партия токмач белән төрнәслеләр уртак җиңүне якынайтуга үзләреннән өлеш кертә һәм сугышчылардан алган рәхмәт сүзләрен үзләренең тынгысыз хезмәтләре өчен зур бүләк буларак кабул итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев