Төрнәс волонтерлары махсус хәрби операция сугышчылары өчен өй токмачы әзерли
Атнага ике тапкыр җыелышып, алар 50-55шәр йомыркадан токмач әзерли.
Төрнәстән Вера Фомина күптәннән лаеклы ялда инде. Озак еллар буена авыл чиркәве янәшәсендә генә урнашкан китапханәдә хезмәт куйган ул. Дөрес, китапханә хәзер башка адреска күченгән, ә менә бинасы сакланып калган һәм Вера Алексеевна бүген дә атнага ике тапкыр бирегә йөрүен дәвам итә. Хәзер ул башка “һөнәрдә” – менә берничә ел инде волонтер дигән горур исемне лаеклы йөртә.
Китапханә бинасын да хәзер “трапезная” дип атап йөртәләр. Даими рәвештә чиркәүгә йөрүче өлкән яшьтәге ханымнар биредә җыелышып махсус хәрби операция сугышчыларына өй токмачы әзерлиләр. Бу эшне моннан ике ел элек авыл җирлеге башкарма комитеты тәкъдиме белән башлап җибәргәннәр алар. Дөрес, акрынлап сафлары сирәгәйгән, хәзер төркем тынгысыз күңелле һәм игелекле йөрәкле 5 хатын-кызны берләштерә. Вера Фомина, Людмила Петрова, Анна Дмитриева, Нина Демидова һәм Галина Маркова, көннең нинди булуына карамастан, ел әйләнәсе атнага ике, кайчагында өчәр тапкыр да, бар эшләрен ташлап, бирегә ашыгалар. Тиз генә бер-берләренең хәлләрен белешеп алалар да, алъяпкычларын бәйләп, эшкә керешәләр. Хезмәт фронты шактый зур – 50-55 йомыркадан токмач кисәселәре бар.
Эш камыр басудан башлана. Ул бераз ял итү белән, вак кисәкләргә бүлгәләп, бүлмә уртасында урнаштырылган зур өстәл өстендә җәя дә башлыйлар. Уклаулар белән җитез эш итеп, сөйләшәсөйләшә камыр җәяләр. Аннан инде, җәймәләр бераз кипшенгәч, кисәргә дә вакыт җитә.
“Әле эшли генә башлаганда бер җыелганда 30 йомыркадан токмач кисә идек, акрынлап арттыра барып, хәзер 55кә кадәр җиткердек. Кайчагында 60тан да була, – ди Нина Демидова. – Кипкән токмачны контейнерларга тутырабыз”.
Әйтүләренчә, токмач өчен чималга аптырамыйлар. Башта он һәм йомыркалар белән авыл җирлеге башкарма комитеты һәм авылдашлары тәэмин итеп торган булса, хәзер “Хәрби туганлык” иҗтимагый оешмасы әгъзалары да ярдәм итә. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов та – һәрчак янәшәдә, хәлләрен белешеп, кәефләрен күтәреп кенә тора. Шундый игелекле эш белән берләшкән токмач кисүчеләргә барлык авылдашларыннан һәм, әлбәттә инде, сугышчылардан килгән җылы рәхмәт сүзләрен һәрчак зур хөрмәт белән җиткерә ул.
Сәгатьләр буена аягөсте басып эшләү яшьләргә дә җиңелләрдән түгел, ә төркем әгъзалары арасында инде шактый олы яшьтә булганнары да бар. Мәсәлән, Анна Владимировна Дмитриевага инде 77 яшь. Шулай булса да, җитезлеге һәм осталыгы белән һәммәсенә үрнәк әле.
“Яшьләр эштә, ә без өйдә торгач, буш вакытыбыз күп, ничек тә ярдәм итәсебез килә. Бүгенге көндә фронтта йөзләгән нурлатлы хезмәт итә, барысына да үзебезнең күчтәнәчләрдән өлеш чыгарасы килә”, – ди ул.
Гомумән, төркем әгъзалары зарланырга яратмый, көр кәеф белән хезмәт куялар. Эш арасында дөнья хәлләрен сөйләшеп алырга да җай табалар, аеруча фронттан килгән хәбәрләр белән бүлешергә яраталар.
“Алгы сызыкта булган барлык сугышчылар өчен борчылып торабыз. Һәлак булган якташларыбыз өчен дә йөрәгебез әрни. Үземнең, мәсәлән, туганнан туган энем батырларча һәлак булды, – ди Вера Алексеевна. – Сугышчылар без әзерләгән өй токмачын ашап, үзләрен өйдәге сыман хис итсеннәр иде. Өйдә аларны кайгыртып торуларын белеп хезмәт итсеннәр һәм бу аларга көч бирсен”.
“Хәрби туганлык”ның фронтка һәр сәфәренә 100-150ләп контейнер өй токмачы әзерләп өлгертә Төрнәснең уңган волонтерлары. Тигез һәм пөхтә итеп киселгән токмачлар тутырылган савытларны исә аерым бүлмәдә саклыйлар. Һәм аларның саны артканнан-арта баруын күреп сөенәләр – ихлас күңелдән, җылы теләкләр теләп киселгән өй ризыгы, һичшиксез, җиңүне якынайтырга булышачак бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев