ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа урынбасар
Марат Кәримов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары итеп билгеләнде.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Ул агросәнәгать комплексының инженер-техник тәэмин ителеше, техник яңарту һәм хезмәтне саклау секторы өчен җаваплы булачак.
Марат Кәримов агросәнәгать комплексы өлкәсендә 2006 елдан бирле эшли. 2019 елдан «Кырлай» агрофирмасы генераль директоры вазыйфасын башкарган.
Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган, икътисадчы-менеджер белгечлеге алган.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов билгеләп үткәнчә, Марат Габделхәй улы ТР Рәисенең кадрлар резервына 2023 елда кертелгән булган.
ФОТО: agro.tatarstan.ru
Марат Кәримов (уртада)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев