Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Традициягә тугрылык: Нурлат районының Киекле егетләре йөздән артык кешене сыйлады

Киекле авылының игелекле егетләре быел да изге Рамазан бәйрәмендә үзләренең традицияләренә тугры калдылар.

Зөлфәт Сөнгатуллин җитәкчелегендә алар авыл халкы һәм мәчет картлары өчен чын мәгънәсендә мул табын кордылар. Төркемдәге һәр егет үзенең хәләл малыннан гошер чыгарды. Шул хәләл ризыктан әзерләнгән хуш исле пылау, гает намазы тәмамланганда, йөздән артык кешене кайнар пар бөркеп каршы алды. Быел аларның игелеге тагын да киңрәк таралды. Намазга килә алмаган картларның өйләренә үк пылау җибәрелде, аларны да бәйрәмнән читтә калдырмадылар. Былтыр бер казан белән сыйлаган булсалар, быел ике казан пылау, өстәвенә учакта кыздырылган сарык ите әзерләделәр. Бәйрәм табыны чын мәгънәсендә муллык белән үрелеп барды. Самавар туктаусыз көйләп кайнады. Фания апа Исмәгыйлова тәмле коймаклары белән, Илшат абый Галәветдинов үзенең кулы белән әзерләнгән казылыклары һәм колбасалары белән бәйрәмгә килгән һәркемне сыйлады. Газинур абый белән Әнисә апа Нуруллиннар да ашка үз өлешләрен кертеп, бу изге эшкә йөрәк җылысы өстәделәр. Классташым Гыйләҗетдинов Ильшатның матур һәм үтемле итеп сөйләгән вәгазе бәйрәмебезгә тагын да ямь бирде. 

Мәхәллә мәчетен төзекләндерүгә тотылган садакалар файдалы эшкә юнәлдерелде. Мәчетебез елдан-ел матурлана. Иң куанычлысы – бу изге гамәлләрне башкаручы егетләр саны арта. Аларның бердәмлеге, ихлас ниятләре һәркемгә үрнәк. Чөнки бу егетләребез кайсы гына эшкә алынсалар да, аны җиренә җиткереп башкаралар. Менә шундый ир-егетләребез белән бердәм булып яшәү үзе бәхет. Иншаллаһ, шулай бердәмлек белән алга барабыз.

Гөлия Галямова, Нурлат районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев