Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Түбән Нурлатта махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ифтар үткәргәннәр

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан җыелучылар бергәләп дога кылдылар һәм изге теләкләр теләгәннәр.

Түбән Нурлат микрорайонында игелекле традиция дәвам итә: биредә Ватан сакчыларының якыннарын бер табын артына җыеп, аларга хөрмәт күрсәткәннәр. . Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан оештырылган ифтар ашына махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналары, хатыннары, шулай ук һәлак булган геройларның якыннары чакырылган.

Чарада 30га якын хатын-кыз катнашкан. Мөхтәрәм кунаклар арасында фронт өчен маскировка челтәрләре үрүче волонтерлар да булган. Аларның һәркайсы тылда җиңүгә зур өлеш кертә.

Очрашу бик дус һәм җылы мохитта узган. Мәҗлес барышында Коръән сүрәләре укылган, һәлак булган ир-егетләр искә алынган.

“Мондый ифтарны без инде икенче ел рәттән үткәрәбез. Бу – бергәләп дога кылу, бер-беребезгә терәк булуыбзын күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек, – дип билгеләп үтте чараның инициаторы Фирүзә Бикташова. – Без һәлак булганнарның рухына дога кылдык, ә фронт сызыгында булган егетләребезгә исәнлек-саулык, туган якларыбызга тизрәк җиңү белән кайтуларын теләдек».

Бәйрәм табынын әзерләүдә мәдәният хезмәткәрләре зур тырышлык куйган. Кунаклар өчен тәмле бәлешләр, төрле камыр ашлары әзерләгәннәр. Төп сый – кайнар һәм хуш исле палауны – ТОС җитәкчесе Айрат Гәрәев үзе пешереп килгән.

Мондый чаралар Түбән Нурлат халкының бердәмлеген күрсәтә. Ифтар ашында яңгыраган җылы сүзләр һәм догалар хәрбиләрнең гаиләләренә көч-куәт өстәде, аларның ялгыз түгел икәнлекләрен тагын бир тапкыр исбатлады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев