Түбән Нурлаттан Гәрәевлар махсус хәрби операция сугышчылары өчен маскировкалау пончосы үрәләр
ТОС җитәкчесе Айрат Гәрәев волонтерлык эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә, грант чараларын тормышка ашыруда катнаша.
Ул яралы солдатлар өчен култык таяклары, носилкалар ясый. Носилка кисемтәләрен әзерләү өчен фанерадан уңайлы өстәл, маскировкалау тасмаларын кисү өчен станок та аның хезмәт җимешләреннән. Хәзер исә тормыш иптәше Мәдинә апа белән махсус хәрби операция сугышчылары өчен маскировкалау пончосы үрә башлаганнар. Ачыкланганча, Айрат Рифович тактик җайланманы үрү өчен кирәкле махсус рамны да үзе ясаган икән, шул ук вакытта конструкциянең катылыгын һәм ныклыгын да истә тоткан. Ирле-хатынлы Гәрәевлар спанбондны кисү һәм пончо нигезе өчен кисемтәләр әзерләү эшен дә үзләштергәннәр. Оста әйтүенчә, “Барысы да җиңү өчен. Нурлат” фонды аларга җайланманы ясау өчен матди-техник яктан ярдәм иткән.
“Менә шундый снайпер костюмы ясадык, – ди волонтер эшләнмәне күрсәтеп. – Фронтка җибәрү өчен күпләп тә ясый алабыз”.
Айрат Рифович көмеш волонтерлар белән дә тыгыз элемтәдә, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтеп тора.
“Айрат Рифовичтан зур теләктәшлек тоябыз, – ди Актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге җитәкчесе Анжела Закирова. – Шундый волонтер һәм аның командасы ярдәмендә без сугышчыларны маскировкалау челтәрләре белән тәэмин итәбез”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев