Үткән шимбәдә "Нурлат урманчылыгы" ДКУсында урманчыларның хисап киңәшмәсендә узган елга нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Р. Мәхмүтов, район башлыгы урынбасары А.Рассихин һәм ТР урман хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе И.Рзай катнаштылар. Министр урынбасары Р.Мәхмүтов үз чыгышында кайбер мәсьәләләргә җентеклерәк тукталды.
- 2010 елдагы һава шартлары аркасында килеп чыккан проблемаларны бетерү, агач эшкәртү производствосына керешү, яңа техниканы үзләштерү, хезмәт хакларын арттыру өчен Нурлат районында бөтен мөмкинлекләр бар. Район башлыгы Наил Шараповның бу тармакка һәрдаим ярдәм итеп торуы үзе күп нәрсә турында сөйли, - диде урман хуҗалыгы министры урынбасары. Һәм Нурлат урманчыларының урман әзерләү буенча эшчәнлеген республика күләмендә үрнәк итеп куярлык дип ассызыклап үтте.
Чарада бер төркем хезмәт алдынгылары министрлыкның һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.
Нет комментариев