Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Уяулык коткарган

Дүшәмбе көнне, 13.09да 125нче янгын частеның кизү пультына Гыйматдинов ур., 91 йортның 1нче катындагы фатирда янгын турында хәбәр керә.

- Бу фатирда ялгыз ир-ат яши, - диде янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Әлмәрис Талипов. - Әлеге пенсионер ваннада көнкүреш җылыту приборы кабызган һәм аны шул көе калдырып китеп барган икән.
Фатирда нидер булганлыгын күршеләр сизеп ала. Янгын частена да алар хәбәр бирә. Кызганычка каршы, ванна бүлмәсенең стеналарыдагы пластик тышлык тулысынча эреп бетә. Фатирга да "өлеш" чыга - хуҗа кеше җиһаз һәм милкенә утырган корымны тиз генә чистартып бетерә алмас, мөгаен. Ә менә күршеләрнең уяулыгы ярап куйган - аларның фатирларына зыян килмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пожар в Нурлате