27 июньдә Нурлатта "Уяв" IX Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәме узачак.
Районыбызның мәдәния брендына әверелгән бәйрәм быел да үзенең киңлеге һәм гаҗәеп тамашасы белән сокландырачак. Аллы-гөлле киемнәр, халык җырлары, милли төсмердә бизәлгән ишегаллары, борынгы йолалар... Боларның барысы да иртән иртүк нурлатлылар һәм кунаклар хозурына тәкъдим ителәчәк.
Бәйрәм программасы:
9.00 - "Осталар шәһәрчеге" халык остакуллары күргәзмәсе эшләре;
9.30 - республика һәм Россия төбәкләренең фольклор коллективлары чыгышлары;
12.40 - Халыклар Дуслыгы йортын ачу;
13.00 - Мәйданның төп капкасы янында мәртәбәле кунакларны каршы алу;
13.15 - "Гаҗәеп кешеләр тормышы" чуваш йортын карау;
13.30 - бәйрәмне тантаналы ачу.
Бәйрәм исә традицион "Чуваш чибәре" һәм ,Гаилә ансамбльләре" конкурслары, "Чуваш баһадиры" көрәш бәйгесе белән дәвам итәчәк. Ә соңыннан милли ашлар һәм эчемлекләр, декоратив-гамәли сәнгать конкурсларына йомгак ясау.
Барыгызны да "Уяв"ның төп бизәге - дуслык әйлән-бәйләнендә катрашырга чакырабыз.
Нет комментариев