Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Ватан сакчылары көне алдыннан яшь егоркинолыларны махсус хәрби операция сугышчылары котлады

Узган атнада Егоркино мәктәбендә берничә мөһим һәм игелекле вакыйга булды, алар укучыларны, педагогларны һәм мәртәбәле кунакларны фронтка ярдәм итү һәм Ватанга тугрылык идеясе белән берләштерде.

8нче сыйныф укучыларын “Яшьармия” Бөтенроссия хәрәкәте сафларына тантаналы кабул итү төп вакыйгага әверелде. Малайлар һәм кызлар дулкынланып яшьармияче антын кабатладылар, геройларның хәтерен яд кылырга, укуда һәм спортта алдынгы һәм илебезнең лаеклы гражданнары булырга вәгъдә бирделәр. Чарада Ингуш һәм Окулист позывнойлы махсус хәрби операция сугышчылары да катнашты. Хәрбиләр балаларны котлап, беркайчан да бирешмәскә өндәделәр. Мәктәп директоры Екатерина Киргизова үсмерләргә мөрәҗәгать итеп, яшьармияче исемен намус белән йөртергә чакырды. 

“Безнең балалар актив, һәм Яшьармиягә кабул ителү – бу әле башлангыч кына, – диде иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре укытучысы һәм яшьармиячеләр отряды остазы Александр Ендиряков. – Якын киләчәктә без “Аҗаган” муниципаль хәрби-спорт ярышларында катнашырга ниятлибез. Моннан тыш, волонтерлык эшчәнлегенә актив кушылырга – өлкән сыйныф укучыларына гуманитар ярдәм җыярга булышырга телибез, чөнки яшьармиячеләр көчле генә түгел, шәфкатьле дә булырга тиешләр”.

Сугышчылар белән очрашу патриотик теманың дәвамы булды. Яшьармиячеләргә үз теләкләрен җиткергән кунаклар укучылар белән аралашты. Ачык диалог форматында хәрбиләр үз көнкүрешләре, хәрби туганлык төшенчәсе турында сөйләделәр, балаларның сорауларына җаваплар бирделәр. Укучылар Ватан мәнфәгатьләрен кулларына корал тотып яклаучы якташлары белән очрашуның үзләрендә онытылмаслык тәэсирләр калдыруын билгеләп үттеләр. 

“Безнең посылкалар белән хатларның үз адресатларына чыннан да барып җитүләрен һәм сугышчыларның кәефләрен күтәрүләрен хәзер яхшы беләбез”, – диделәр яшь егоркинолылар. 

5нче сыйныф укучылары исә “Җиңү өчен тәмтомнар” хәрәкәте акциясенә кушылып, уртак эшкә үз өлешләрен керттеләр. Хәрәкәт активистлары Дина Лукьянова һәм Марина Никонорова мәктәпкә киптерелгән яшелчәләр, тәмләткечләр һәм токмач алып килгәннәр иде. Балалар конвейер сыман эшкә тотынды: ингредиентларны үлчәп, аларны куша һәм төргәкли башладылар. 

Бер сәгать эчендә 200 порциягә якын борщ, лагман һәм токмач ашы җыелды. Бер пакетка 4 порция аш сыюын исәпкә алсак, күпме сугышчыны ашатырга мөмкин булуын күз алдына китерәсе авыр түгел. Ярдәмнәре өчен рәхмәт йөзеннән хәрәкәт волонтерлары балаларны үзләре әзерләгән как белән сыйладылар, бу акциягә матур һәм тәмле нокта куйды. 

“Без коры ашларны алгы сызыктагы егетләребезгә даими әзерлибез. Сугышчы пакетка кайнап чыккан су гына сала һәм биш минуттан соң инде өйдәге сыман тәмле ризык әзер була. Балаларның моны аңлап, күңелләрен биреп эшләүләре сөендерә”, – ди волонтер Марина Никонорова. Балалар әзер җыелмаларны инде активистларга тапшырган да һәм бик тиздән Егоркино “тәм-томнары” алгы сызыктагы сугышчыларны җылытачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев