Вишневая Полянадан Екатерина Картамышева авыл китапханәсенә “Ангел впереди, мы за ним” китабын тапшырды.
Әлеге бүләк махсус хәрби операция сугышчыларының туганнарын берләштергән “Аларга безнең теләктәшлек кирәк” патриотик чарасының иң дулкынландыргыч мизгеленә әверелде.
Ирина Кузьмина авторлыгында дөнья күргән җыентыкта “Дуслык” газетасында басылып чыккан, Картамышевларның гаиләсе, аларның махсус хәрби операциядә һәлак булган уллары Виктор һәм Екатерина Александровнаның волонтерлык эшчәнлеген яктырткан мәкалә дә урын алган.
«Безнең өчен мондый китапны кабул итеп алу – зур бүләк һәм дәрәҗә. Ул якташларыбыз авылыбызда Екатерина Александровна кебек олы йөрәкле кешеләр һәм Виктор Викторович кебек чын Ватан сакчылары булуын белеп торсыннар өчен кирәк», – дип уртаклашты китапханәче Марина Ермолаева.
Екатерина Картамышева тиздән китапның икенче томы чыгачагын да хәбәр итте. Анда аларның батыр уллары турында аерым язма да бастырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев