“Халык инспекторы” аша юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары турында хәбәр биреп, акчалата бүләк алырга мөмкин
2024 елның сентябреннән алып “Халык инспекторы” мобиль сервисына республика юлларындагы кагыйдә бозу очраклары турында 37 меңнән артык заявка кергән, ә түләүләрнең гомуми суммасы инде 4,6 миллион сумнан артып киткән.
Күпчелек плей-маркетларда урнаштырылган бу кушымта хокук бозуларның 18 категориясен үз эченә ала, шуларның 6сы буенча, факт расланган очракта, акчалата бүләк каралган.
Кагыйдә бозулар турында заявкалар кергән һәм акчалата түләүләр белән билгеләп үтелгән иң популяр топ-3 категория: светофорның кызыл сигналына туктамау, “стоп-линия”не узып туктау, җәяүлегә юл бирмәү. Иң зур түләү кагыйдә бозып каршы як полосага чыгучыны видеога төшереп җибәргән өчен бирелә.
Заявка бирү процессы бик гади: телефонга “Халык инспекторы” кушымтасын урнаштырырга, кушымтада видеога төшерергә, урынны автомат рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирүче заявка урнаштырырга. Алга таба кулланучы акчалата түләүне алу өчен кирәкле булган мәгълүматны кертә. Тикшерүдән соң гариза Дәүләт автоинспекциясенә юллана. Кагыйдә бозу очрагы расланса, акча заявка бирүчегә күчерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев