Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Хәрби комиссар Африка корпусында хезмәт итүнең үзенчәлекләре турында сөйләде

Әлеге корпус – Россия Федерациясе Саклану министрлыгының илебездән читтә бурычлар үтәүче подразделениесе. Хәрби комиссар Заһир Абдуллин анда кемнәрнең хезмәт итә алуы, нинди белгечлекләрнең ихтыяҗлы булуы һәм түләүләр турында сөйләде.


Заһир Кәримович, Африка корпусы нәрсә ул? Анда нинди белгечлекләр буенча кабул итү бара? 

Африка корпусы берничә ел элек Африка дәүләтләре лидерлары үтенече буенча булдырылды. Анда безнең хәрби хезмәткәрләрнең төп бурычы – террорчылыкка каршы көрәшү, инструкторлык эшчәнлеге алып бару һәм партнер илләргә төрле яклап ярдәм күрсәтү. Хәзерге вакытта пилотсыз очу аппаратлары бүлекчәләрен һәм медицина службасын комплектлауга аеруча зур игътибар бирелә, бүген алар иң ихтыяҗлы юнәлешләрдән санала. Әмма башка хәрби исәп белгечлекләре буенча да кабул итү бара. 

 Хезмәт итәргә теләүчеләр арасында хатын-кызлар да бар икәнен беләбез. 

 Әйе, әлбәттә. Аерым вазыйфаларга без тиешле белем һәм квалификацияләре булган хатын-кызларны да алабыз. Беренче чиратта бу медицина белгечләренә кагыла, шулай ук хатын-кызлар пешекче һәм эшләрне оештыручы вазыйфаларында да эшли ала. Хатын-кызлар өчен яшь чикләве бар, алар 45 яшьтән өлкәнрәк булмаска тиеш. 

Ир-ат кандидатларга нинди төп таләпләр куела? 

Африка корпусына сайлап алу гадәттәгечә бик җентекләп үткәрелә. Кандидатларга анкета тутырырга кирәк булачак. Параметрлар буенча туры килгәннәр сайлап алу пунктына чакырылачак. Төп таләпләрдән Россия Федерациясе гражданы булу, наркотик яки алкоголь бәйлелеге булмау, ВИЧ/ СПИД һәм гепатит авырулары белән чирләмәү, авыр җинаятьләр буенча хөкем ителмәү, чит илгә чыгу рөхсәт ителү, сәламәтлекнең яхшы булуы мөһим. Яшь буенча да чикләүләр бар: рядовой һәм сержант составы өчен – 45 яшькә кадәр, командирлар составы өчен – 55 яшькә кадәр. 
Финанс мәсьәләсенә дә тукталыйк әле: контракт төзегәндә нинди түләүләр каралган? 
Африка корпусында хезмәт итүчеләр өчен безнең районда бер тапкыр бирелә торган 2,9 миллион сум акча каралган. Бу сумманың 2,5 миллион сумы – Татарстан Республикасы бюджетыннан, 400 мең сумы Россия Федерациясенең Саклану министрлыгы тарафыннан бирелә. Россиядән читтә хезмәт итү өчен айлык акчалата тәэминат 240 мең сумнан 310 мең сумга кадәр тәшкил итә. 

Акчалата түләүләрдән тыш, хәрби хезмәткәр нинди гарантияләргә ия? 

Контракт төзүчеләргә Россия Саклану министрлыгы хәрби хезмәткәрләре өчен каралган барлык социаль льготалар да гарантияләнә. Контракт килешүе кимендә бер елга төзелә. Яңа кабул ителгән хәрбиләр әзерлек үтә: махсус уку үзәкләрендә инструкторлар җитәкчелегендә уртача 45 тәүлек дәвамында әзерләнәләр. 
 

Нурлат халкы Африка корпусына ничек эләгә ала?

Контракт төзеп, Африка корпусы сафларына кушылу өчен Нурлат хәрби комиссариатына шәхсән мөрәҗәгать итәргә яки 8 (84345) 2-46-17 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. 

Әңгәмәгез өчен рәхмәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев