Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Якты кеше иде дустыбыз

43 ел элек сезнең районга юллама белән эшкә киткән сабакташыбыз Рәис Габделәхәт улы Гыйльметдинов 10 майда Нурлат җире куенына кереп ятты.

Рәис безнең 1972-1977 елларда КДУның журналистика бүлегендә 425 төркемдә бергә укып, бер тулай торакта яшәгән дустыбыз иде. Тырыш иде, сәләтле иде, кешелекле иде. Матди мөмкинлекләр булып, аспирантурада калса, ул атаклы тукайчы-галим булыр иде. Кафедра мөдире Флорид Әхмәт улы Әгъзәмов белән гомерлек дуслыклары да Тукай иҗатына мөкиббәнлек белән бәйләнгән иде. Күптән түгел ул сабакташыбыз Фәйрүзә Мөслимовага шалтыратып Флорид Әхмәтович турында истәлекләр китабы басылырга тиеш иде, кайчан чыгасы икән дип белешкән. Фәйрүзә: “Күптән чыкты да, таралып бетте,” – дигән. – Шул китап кулыма керсә, үлсәм дә үкенмәм, – дигән Рәис. Ә 5 майда икенче сабакташыбыз – Пермь крае Барда районы “Таң” гәҗите баш мөхәррире Эльмарт Уразовка: “Флорид Әхмәтович турында истәлекләр китабы кулыма керде,” – дип шалтыраткан. Һәм менә 10 май иртәсендә Эльмарттан безнекеләргә смсхәбәр тарала – “Безнең Рәис Гыйльметдинов вафат”. Талантлы, эзләнүчән, үҗәт журналист, сүзендә торучы якты кеше иде дустыбыз. Аллаһы Тәгаләдән гаиләсенә, туганнарына, хезмәттәшләренә сабырлык сорыйбыз. Үзебез исән чакта догада булырбыз.

 

Университеттагы сабакташлары исеменнән Наилә Вилданова,

Яр Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев