Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Яр Чаллыда яшәүче нурлатлылар очрашуга күпләп килгәннәр

Шимбә көнне Яр Чаллыда үткән якташлар кичәсе нурлатлылар өчен тансыкланган очрашу кичәсе булган."Энергетик" Мәдәният сараенда узган чара гимныбызга әверелгән "Нурлатым" җыры белән башланып киткән, иң талантлы сәхнә йолдызларыбыз чыгышы белән дәвам иткән.

Якташларга район башлыгы Равил Кузюров исеменнән сәламны Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфия Галәветдинова җиткергән. Яр Чаллыдагы Нурлат якташлык җәмгыяте җитәкчесе Рәис Фәрдиев, Яр Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Флюра Андреева чыгышлары, бүләкләр тапшыру, фойеда чәй өстәле, күргәзмәләр оештыру-һәммәсе бу кичәгә матур һәм мәртәбәле өстәмәләр булганнар. Мондый очрашуларны ешрак оештырсак иде - һәр ике якның да уртак теләге киләсе күрешүне озак көттермәскә охшаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев