Яшьләр өчен конкурс
Татарстан Республикасы оешмаларында һәм предприятиеләрендә дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга юнәлтелгән проектлар конкурсының очный этабы 1−3 декабрьдә узачак. Конкурсны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы үткәрә.
Конкурсның максаты – эшләүче яшьләр хәрәкәте эшчәнлегенә яшь кадрларны тарту, оешма һәм предприятиеләрдә проект эшчәнлеген үстерү, эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм эшләүче яшьләр арасында актив гражданлык позициясен булдыру. Конкурста 35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. Бер оешмадан 1−5 гариза юлларга мөмкин. Конкурс турында җентеклерәк nurlat-tat.ru сайтында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев