Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Заречныйдан сугыш чоры баласы Венера Паргунькина балачак хатирәләре белән уртаклашты

Рәхәтләнеп белем аласы, шаярып-көлеп уйныйсы, яшьтәшләре белән аралашасы урынга 10-11 яшьлек балалар кырда көлтә бәйлиләр, печән әзерлиләр, бәрәңге җире казыйлар...

Венера Валентиновна тумышы белән Буа районыннан. Сугыш башланганда аңа 10 яшь була. Укытучы булып эшләгән әтиләре Валентин Антонович Сергеев сугыш башлану белән үзе теләп фронтка китә һәм инде бер елдан, 34 яшендә Сталинград янындагы каты бәрелешләрнең берсендә батырларча һәлак була. 

“Әтиебез сугышта политрук була. Ике тапкыр яралана. Беренчесендә аягы җәрәхәтләнә. Шуңа да карамастан, сугышуын дәвам итә. Икенчесендә инде пуля күкрәгенә тия”, – дип әтисе турындагы хатирәләрен барлый Венера Валентиновна. 

Өйдә берсеннән-берсе кечерәк биш бала кала, Венера – иң олысы. Сабыйларын ачлыктан, суыклардан саклап калу өчен әниләренә көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә. Балалар бакчасында көне буена балалар караганнан соң сумкасын асып корреспонденция артыннан чыгып китә, фронттан килгән хатларны өләшә, “похоронкалар” да күп килә ул чагында... 

 “Похоронка” килгән йортка барыбыз да җыелышабыз, зурлар да, балалар да елашабыз. Никадәр ир-егет әйләнеп кайтмады бит ул сугыштан. Безнең гаиләбездән генә дә биш кеше ятып калды. Әтиебез, әтиебезнең абыйсы һәм әниебезнең өч бертуганы... Барысы да укытучылар, кайсылары әле өйләнергә дә өлгермәгән иде. Бөтенесе сугышка үзләре теләп киттеләр, – ди Венера Валентиновна. – Җиңү көнен бүген дә яхшы хәтерлим. Дошманны җиңдек дигән хәбәрләр инде 7 май көнне үк ишетелсә дә, рәсми хәбәр 9 май көнне генә игълан ителде. Барысы да шатланышалар, кочаклашалар, бар җирдә гармун тавышлары яңгырый. Буа станциясенә солдатлар кайтып төште... Кемнеңдер туганы кайта, кайсысының – ире... Ә безнең әниебез аңын югалтып егылды, чөнки көтәр кешебез калмаган иде. Шулай да мин һәрчак әти кайтыр дип көттем. Озак вакытлар хәбәрсез торган сугышчылар да кайтты бит. Тик безнекеләр генә юк”. 

Инде 95 яшенә якынлашып килсә дә, Венера Паргунькина ул елларны бик яхшы хәтерли. 

“Колхозда атналар буена яшәп эшли идек. Җәйге каникулларда печән җыйдык, көзен уракта эшләдек. Уку вакытында төнге сменага эшкә чыга идек. Әле дә хәтерлим, ашлык ташый торган Маяк кушаматлы үгезебез киреләнде, сузылып ятты, торгызып кына булмый үзен. Ә без елыйбыз. Сугыштан яраланып кайткан бригадир Леша абыйга йөгереп бардык. Ә ул койрыгын борыгыз, чыбыркы белән кыйнагыз, ди. Без исә үгезне кызганабыз, нибары ике үгез, алар да арый, чөнки көн саен төн уртасына кадәр эшлиләр иде бит”, – ди ул. 

Кечкенә булсалар да, фронттагыларга бияләйләр, пирчәткәләр, тәмәке янчыклары бәйли ул чор балалары, сугышчыларга җылы теләкләр белән хатлар язалар. Ярым ач килеш тә уку, дәресләр турында онытмыйлар, дәфтәр булмаганлыктан, китап битләрендәге юллар арасына язалар. 

“Бүгенге көн балаларына мин кызыгып карыйм. Ул чагында без һәрчак авыр хезмәттә булдык бит, ял итү турында хәтта хыяллана да алмый идек. Ә хәзер балалар нинди бәхетле, менә газетаның үткән номерында шәһәр укучыларының Кара диңгезгә барасылары турында укыдым. Бүгенге тормышка шатланып, кадерен белеп яшәсеннәр иде”, – дип яшь буынга җылы теләкләрен җиткерде Венера Валентиновна.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев