Зилә Мөхәмәтгалиева ыргак белән күз явын алырлык курчаклар бәйли
Югары Нурлаттан Зилә Мөхәмәтгалиева коллекциясендәге зәвыклы интерьер курчаклары завод конвейерыннан төшкән диярсең, чынлыкта алар останың алтын куллары белән тудырылган.
Зилә Мөхәмәтгалиеваның ыргак белән күз явын алырлык курчаклар бәйли башлавына өч еллап кына әле, әмма кул эшләренә хирыслыгы бала чагыннан килә аның.
“Әнием үрнәгендә бәйләргә тотындым, кечкенәдән үк мин аны инә һәм җепләр белән хәтерлим, кызганыч, арабыздан иртә китте, – дип сөйләде ул. – Инәләрне беренче мәртәбә кулыма 6 яшьләремдә алганмындыр, ул чагында курчагым өчен шарф бәйләдем. Шуннан башланды да инде. Ыргакка акрынлап күчтем, салфеткалар, күлмәкләр бәйли идем. Курчаклар бәйләү хыялы белән янсам да, күптән түгел генә тәвәккәлләдем. Социаль челтәрләрдә үзем кебек тынгысыз бәйләүчеләр белән таныштым, аларның хезмәт җимешләреннән илһам алып, мастер-класслар ярдәмендә уенчыклар бәйләүнең төрле техникаларын үзләштердем».
Бүген тәҗрибәле останың үз коллекциясе дә саллы инде, бу чор эчендә 40ка якын курчак бәйләгән ул. Аларның һәркайсы уникальлеге белән аерылып тора, чөнки, Зилә Валериевна әйтүенчә, ничек кенә теләсәң дә, бер үк төрле образ тудыру мөмкин эш түгел икән.
“Чөнки бу – кул эше, – ди ул. – Җепнең тарттырылышы башка, эшне бүтән кәеф белән башкарасың... Һәр курчак үз тормышы белән яши. Әйтик, башта күңелдә билгеле бер образ туа, син аны тормышка ашыра башлыйсың, әмма иҗади процесс вакытында бөтенесе үзгәрә дә куя – гүя курчак үзе “Юк, минем андый буласым килми”, ди: элементларын башкача бизисең, бүтән костюм бәйлисең...”
Оста яраткан кул эшенә буш вакытларында, гадәттә, кышкы кичләрдә утыра. Бер курчакка, зурлыгына һәм детальләрнең катлаулылыгына карап, берничә сәгатьтән 2-3 атнага кадәр вакыты сарыф ителә икән. Бәйләү өчен гипоаллерген киҗе-мамык җепләр файдалана ул, бу уенчыклар, балалар кулына килеп эләккән очракта, аларга зыян салмасын өчен эшләнә.
“Минем үземә шарнирлы курчаклар бәйләү аеруча ошый, аларның бөтен детальләре аерым тудырыла, шуңа күрә аяк-куллары хәрәкәтләнә торган була”, – дип уртаклашты Зилә Мөхәмәтгалиева. – Чәчләре өчен махсус эшкәртелгән натураль кәҗә йоны, шулай ук акрил җепләр кулланам, ә эчләренә синтепон яисә пычкы чүбе тутырам».
Идеаль җөйләр, табигый йөз чалымнары, пөхтә прическалар, зәвыклы кием аксессуарлары... Зилә Валериевнаның кул эшләре сыйфаты буенча кыйммәтле кибет витриналарын бизәрлек. Төрлелекләре ягыннан да таңга калдыралар алар: бал кортын, мисал өчен, тормыш иптәше Рәсим Рәхимҗанович белән берлектә гаилә шөгыльләренә әверелгән умартачылык кәсебенең талисманы итеп бәйләгән, солдат Чик сакчылары көне уңаеннан, армия хезмәтен шул гаскәрләрдә узган иренә бүләк буларак туган, тагын кул учына гына сыярлык Дюймовочка, аждаһа, Чебурашка, интерьер курчакларын исә санап та торасы юк...
“Кайсысындыр аеруча үз итәм дип әйтә алмыйм, мин аларның барысын да яратам, чөнки бәйләгәндә күңелемнең бер өлешен бүлеп биргәндәй булам, – ди ул. – Бер караганда, бер йомгак җеп, ыргак һәм куллар гына кирәк бит, нәтиҗәдә, чын могҗиза туа. Аннан, бәйләү – баш мие өчен йога, диләр. Әлеге шөгыль күңелне тынычландыра, депрессияне булдырмый, галимнәр бәйләүче кешеләрнең Альцгеймер белән сирәк авыруын да раслаган”.
Зилә Мөхәмәтгалиеваның киләчәккә планнары да зурдан, ул курчакларны полимер кызыл балчыктан әвәләп һәм текстиль тукымадан тегеп ясарга хыяллана, һәм аларның технологияләрен өйрәнү эшенә керешкән дә инде. Димәк, тиздән оста безне үзенең яңа иҗат җимешләре белән сөендерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев